«Ватаным Татарстан» газетасы яңа акция игълан итте. Булдыклы яшьләрне өлкәннәргә, үзләренең укытучыларына, әти-әниләренә, әби-бабайларына «Ватаным Татарстан» газетасына язылу бүләк итәргә чакырабыз.
Бүгенге чор яшьләренең матбугаттан читләшүе беркемгә дә сер түгел. Максатыбыз: аларны газетага якынайту һәм шул ук вакытта өлкәннәргә хөрмәт тәрбияләү. Газета-журналлар укып үскән буын өчен өйгә матбугат килү үзе үк зур бүләк.
👤 Фотода Казандагы «ЭСТЕТИК ДЕНТ» стоматология үзәге директоры️ Илдар Хәмидуллин. Тумышы белән Чистай районыннан.
– Эшемнән ләззәт табам, уңышка ирешү өчен иң мөһиме дөрес максат кую һәм шуннан тайпылмый эшләргә, башкарган эшеңне яратырга. Балыкка барудан, теннис уйнаудан һәм дусларым белән күрешүдән көч алам, – ди ул.
«ВТ» язылучылары арасында бүләк уйната: тандыр белән казан кемнеке булыр?