Яз көне зур йөк машиналарының юлларны бозу ихтималы көчәюгә бәйле бу.
Татарстан юлларында йөк машиналары хәрәкәтенә чикләү кертеләчәк. Чикләүләр 1 апрельдән гамәлдә булачак. Юл-транспорт хуҗалыгы министрлыгында шулай дип белдерелгән.
Язын, кар һәм боз эрегән чагында, юл түшәмәсенең тотрыклылыгы кимү сәбәпле, зур йөк машиналарының аны бозу куркынычы артуга бәйле бу. Чикләү бер ай – 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Ведомствода аныклап үтелгәнчә, чикләү күчәренә 6 тоннадан артыграк авырлык төшкән йөк машиналарына гына кагыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез