Министрлык вәкиле билгеләп үткәнчә, соңгы айда ил Хөкүмәтенең финанс блогы белән фикер алышулар булган. «Ипотека бирү күзлегеннән караганда, дөрес уртак фикергә килдек, дип уйлыйм. Банклар моңа әзерләнә инде», – дигән ул.
Шул ук вакытта министр урынбасары гаилә ипотекасы кагыйдәләренең тәгаен ничек үзгәртеләчәген аңлатмаган.
Исегезгә төшерәбез: быел февраль аеннан гаиләдә берьюлы ике кешегә – иргә дә, хатынга да ипотека рәсмиләштерү мөмкинлеге бетерелде. Моңа кадәр бу рөхсәт ителә иде.
Март аенда Премьер-министр Михаил Мишустин Финанс, Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыкларына 1 июльгә кадәр гаилә ипотекасы ставкасын бала санына карап билгеләү мәсьәләсен хәл итәргә кушты.
Белгечләр фикеренчә, күпбалалы гаиләләргә ипотека ставкасы 6 проценттан кимрәк булырга мөмкин.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез