1 сентябрьдән "дачникларга" үз участокларында акча эшләүне тыячаклар

Быелның 1 сентябреннән Россиядә СНТ участокларында теләсә нинди бизнесны алып баруны тыя торган закон эшли башлаячак. Закон авторлары Дәүләт Думасы вице-спикеры Алексей Гордеев җитәкчелегендәге депутатлар төркеме булды.

Мәсәлән, үз дачасында хостеллар, складлар, остаханәләр, автосервислар, питомниклар, кибетләр һәм башка объектларны ачарга ярамый, алар "шәхси ихтыяҗлар өчен" билгеләмәсенә туры килми.

Закон буенча һәркем, әгәр эшчеләр ялламаса һәм аның участогының күләме 50 сутыйдан кимрәк булса, үз уңышын сата ала.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре