Аерым алганда, Россиядә мәктәп укучыларының тәртибенә билге кую буенча эксперимент киңәйтеләчәк. Панеш мондый системаның СССРда булуын искә төшерде, әмма 1989 елның мартында аны гамәлдән чыгаралар.
Хәзер тәртип өчен билгеләрне экспериментта катнашучы төбәкләрдәге 2-8 сыйныф укучыларына куячаклар. Һәр субъектта системаны сынау өчен унар мәктәп сайланыр дип көтелә.
Тагын бер үзгәреш кәрәзле телефоннарны куллануга кагыла. Укучыларга дәресләр вакытында алардан файдалануны тыячаклар. Укучыларның яки педагогларның гомеренә яки сәламәтлегенә куркыныч янаган очраклар гына искәрмә булачак. Панеш сүзләренчә, чикләү укучыларга уку материалын яхшырак үзләштерергә ярдәм итәргә тиеш.
Моннан тыш, урта мәктәптә чит телләрне өйрәнүгә бирелгән сәгатьләр саны 510 нан 408 сәгатькә кадәр кимиячәк.
5-7 нче сыйныфларда чит телгә атнага якынча ике сәгать вакыт бирү планлаштырыла. 8-9 сыйныф укучылары өчен атнага өчәр сәгать сакланачак.
Шул ук вакытта мәктәпләр рәсми рәвештә гарәп телен икенче чит тел буларак яки аны факультатив дәресләр кысаларында укыту мөмкинлеген алды.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез