1 сентябрь, көзнең беренче көнендә синоптиклар Татарстан халкына яшен һәм эссе һава торышы вәгъдә итә.
Август буе Россиянең Европа өлеше өстендә эссе һәм коры һава торышын формалаштырган стационар антициклон акрынлап көнчыгышка таба хәрәкәт итә.
Быелның августы республикада метеорологик күзәтүләр тарихында иң коры ай булырга мөмкин. Әлегә рекорд 1972 елга туры килә. Ул вакытта республика буенча уртача 5 мм явым-төшем булган.
Бүген кич метеорологлар +18 градус вәгъдә итә, көндез һава +29 градуска кадәр җылыныр дип көтелә. Кич белән яшенле яңгыр булуы ихтимал.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез