Мамадыш районының Җөри авылында, җәйге бәйрәмнәргә нокта куеп, 13 июльдә Питрау узачак. Быел ул 26 тапкыр үткәрелә. Мамадыш районы кунакларны каршы алырга әзер. Алар 60 меңләп кунак килер дип көтәләр. Баш батырга әлегә нинди бүләк бирәселәрен сер итеп саклыйлар. Көнендә белерсез, диләр. Әмма «Керәшен чибәре» бәйрәмнән 50 мең сум белән кайтып китәчәк. Бу хакта «Татар-информ»да узган очрашуда Мамадыш районы башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе Степан Спиридонов хәбәр итте.
– Быел Питрау башкаларыннан аерылып торырга тиеш. Без ел саен төрле үзгәреш, яңалык кертергә тырышабыз. Әмма төп максат – керәшен халкының гореф-гадәтен, йолаларын саклап калу, аны яшьләргә һәм башка милләт вәкилләренә күрсәтү, – ди ул. – Быел күп кенә уеннар үзгәрә. 5 мәйдан эшләп торачак. Көрәш уза торган мәйданны аерым калдырдык. Элек анда төрле уеннар да бара иде. Быел батырларга берни комачауламаячак.
Батырлар дигәннән, Питрауда чын көрәш булачак дип тә ышандырдылар. Бернинди алыш-биреш, алдан сөйләшеп кую, әвәләнеп йөрү булмаячак, диләр.
– Питрау батырын ныклап сайларга исәп. Халыкка чын көрәш күрсәтәсе килә. Батыр ул тәгәрәп йөри торган таза гәүдәле, алып ташлыйм дисәң, күтәреп булмаслык булырга тиеш түгел. Гәүдәсе тышкы яктан нәфис булсын дибез, – ди Степан Спиридонов.
Бәйрәмдә су эчендә узучы уеннар саны арттырылган. Элек авыш баганадан егылып төшүләр булса, хәзер шунда йөзеп тә осталыгыңны күрсәтә алачаксың.
Питрау бәйрәме Гаилә елын да колачлаячак. Биредә «Керәшен чибәре – 2024»не дә ачыклаячаклар. Быел катнашырга теләк белдерүчеләр шактый булган. Финалга 9 кыз чыккан. Арадан ике чибәрне сайлап алачаклар. Берсе – республика, икенчесе – Мамадыш районы буенча. Шулай ук социаль челтәрләрдә дә иң матур кызны тавыш бирү юлы белән сайлаячаклар. Сүз уңаеннан, чибәрләргә биреләчәк бүләкне дә сораштык. «Керәшен чибәре» – 50 мең сум акча һәм таҗ, «Мамадыш керәшен чибәре» – 30 мең сум акча, калган һәр катнашучы 10ар мең сум акча белән бүләкләнә. Быел Башкортстанның Бакалы районыннан да бер сылу катнашырга теләк белдергән.
Әгәр Мамадышта булмаса, бу бәйрәмне кайда уздырып була? Әлеге сорауга Татарстан керәшеннәр иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова, Зәй, Кукмара, Кайбыч районнарының берсендә, дип җавап бирде. Әмма соңыннан, ни дисәк тә, Питрауны Мамадышсыз күз алдына китереп булмый, дип тә өстәп куйды.
– Мамадыш – Питрау бәйрәмен таныткан урын. Районның күренекле кешеләре Анатолий Иванов белән Иван Егоров – бу бәйрәмгә нигез салучылар, – диде ул. – Бәйрәмгә керәшен җырларын башкаручы җырчылар чакырулы. Аларның саны 50дән артып китте инде. Питрауның хедлайнеры «Бәрмәнчек» ансамбле булачак. Без әллә нинди җырчылар чакырып, шоу ясамыйбыз, үзебезнең керәшен җырларын танытасыбыз, тыңлатасыбыз килә. Быел хәтта үзешчән башкаручылар, гармунга кушылып җырлаучылар өчен дә аерым урын булачак. Килеп күрегез!
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез