14-15 сентябрьдә Татарстанда Мәүлид бәйрәме узачак. Бу көннәрдә үтәчәк мәдәни чаралар программасы да билгеле. Татар-информ" агентлыгында узган матбугат очрашуында журналистларга шул хакта сөйләделәр.
"14 сентябрь көнне кичке сәгать алтыдан башлап Казан шәһәренең тарихи Галиев мәчетендә Мәүлид кичәсе үткәреләчәк. Бәйрәмгә бөтен Казан имамнары чакырыла, – дип сөйләде Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте аппараты җитәкчесе Ирек Арысланов.
Бәйрәмдә татар мәкаме белән «Мәүлид» касыйдәсе башкарылачак. Аны Марсель Вәгыйзов, Марат Галимов, Рөстәм Хөсәенов, Кәрим Габдуллатыйпов, Ранис Габбасов һәм «Саф» иҗат төркеме башкарачак.
15 сентябрь көнне Болгар ислам академиясендә балалар арсында оештырылган республикакүләм Коръән укучылар бәйгесе, шулай ук хәләл товарлар сата һәм хезмәтләр күрсәтә торган «ХочуHalal» мобиль кушымтаның проекты белән таныштыру оештырылачак.
«Анда 30 бала катнашачак. Мондый бәйгеләрдә призлы урыннар алган, Коръәнне яхшы укый белгән балалар сайлап алынды. Алар Коръәннән бер бит укырга тиеш булачак», - дип сөйләде Казан ислам университетының Коръән хафизлар әзерләү үзәге директоры Абдуррәшид Фәизов.
Өйлә намазыннан соң Ак мәчеттә чаралар башланып китә. Рәсми чыгышлардан соң «Мәүлид» касыйдәсе башкарылачак. Мәчеткә Казаннан һәм төрле районнардан 400гә якын кеше килүе көтелә.
Казанның Иске Татар бистәсендә дә 12:30 сәгатьтән башлап төрле мәдәни чаралар оештырылачак. Бәйрәм кунаклары өчен Мингол Галиев, балалар филармониясе, «Мәрҗән» ансамбле, Рөстәм Хөсәенов, Зөһрә Сәхәбиева чыгыш ясаячак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез