Бүген иртән Ленинград өлкәсенең “Сортавала” юылында бер сәгать эчендә берьюлы биш авария булган. 14 машина бәрелешкән, дип яза “DailyКарелия”.
Юлның 18 һәм 22 чакрымы арасында йөк машинасы ике җиңел машинага килеп кергән. “MAN” үзбушаткычы урталай бөкләнеп килгән, “Toyota Land Cruiser” тимер өеменә әйләнеп калган. Бер кешенең гомере өзелгән, дип хәбәр иткәннәр ЮХИДИдән.
78.ru хәбәренә караганда, юлда көчле бозлавык булган. Шуңа күрә машиналар тайгак юлда “чыгымчылагандыр”, дип уйларга мөмкин. Ләкин “Төньяк-Көнбатыш" юл идарәсеннән белдерелгәнчә, алдагы көнне кичен юлга реагент сипкәннәр, ә авария булган вакытта һава температурасы “плюс” күрсәткән.
Фаҗига сәбәпләрен хокук саклау органнары хезмәткәрләре ачыклый.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез