16 апрель тарихта ниләр белән истә калды?

Советлар Союзы Герое

87 ел элек (1934) Советлар Союзы Герое исеме гамәлгә куела. Сугышчан хәрәкәтләрдә, тыныч вакытта батырлыклар кылган өчен бирелгән бу исемгә башта СССР Үзәк Башкарма Комитетының Мактаулы грамотасы өстәп бирелә. 1936 елдан өстәмә рәвештә Ленин ордены, 1939 елдан «Алтын Йолдыз» медале бирелә башлый. Бу исем беренче булып Чукотка диңгезендә «Челюскин» бозваткычындагы экспедиция әгъзаларын коткаручы очучыларга бирелә. Соңгы Герой – өченче ранг капитаны Анатолий Солодков. Аңа бу исем 1991 елның октябрендә бирелә.

Советлар Союзы Герое исеменә 12 мең 776 кеше лаек була. СССР таркалгач, ул юкка чыгарыла. Аның урынына 1992 елда Россия Федерацясе Герое дигән исем гамәлгә куела.

Беренче профсоюз

113 ел элек (1905) Россиядә беренче профсоюз оештырыла. Аның инициаторлары – Эчке Эшләр Министрлыгы, 1 нче номерлы дәүләт типографиясе һәм башкалар. Шуңа күрә ул башта  Басма эшләр хезмәткәрләре берлеге дип атала. Алар үрнәгенә башка һөнәр ияләре дә кушыла. Шул ук елны сәхнә хезмәткәрләре, рәссамнар, оркестр музыкантлары, хәтта суфлерлар да үз профсоюзларын оештыралар.

Фәния Әхмәтҗанова әзерләде

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Фәния Әхмәтҗанова дата истәлекле көннәр

Көн хәбәре