Газетага язылу

16 яшьлек үсмер яралаган апалы-сеңелле ике кызны ничек коткарулары турында сөйләгәннәр

Уфада 16 яшьлек кыз тарафыннан бик каты яраланган апалы-сеңелле ике бала күршеләрнең бик тиз ярдәмгә килүе нәтиҗәсендә генә исән калган.

“Российская газета”га шул хакта мәгълүм булган. Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, бүген иртән аларның подъездына карадан киенгән үсмер кыз пычак тотып килеп кергән. Бер фатирда үзенең яшьтәшенә һәм аның 9 яшьлек сеңлесенә пычак белән ташланган. Шуннан соң качмакчы булган, ләкин тоткарланган. “Без беренче подъезда яшибез, – дип сөйләп үткән “Российская газета” хәбәрчесенә биредә яшәүче Регина Гайдук. – Ирем кибеткә киткән иде. Аягына да кимәгән бер малай, янына йөгереп килеп, ярдәм сораган!” “Мин жгутлар салдым, медиклар көттем, ә ирем ашыгыч хезмәтләргә шалтыратты”, – дип сөйләп үткән хатын-кыз.

Малай шок халәтендә булган. Шулай да нинди хәлләр килеп чыкканын кыскача гына сөйләп бирә алган. Балалар пычак тоткан кызга ишекне ачып җибәргән. Коралланган кыз керә-керешкә ике балага пычак белән һөҗүм иткән. Малай исә качып котылырга өлгергән. “Ирем  белән аларның катына менеп, идәндә кан эчендә яткан кызны күреп алдык, – дип сөйләп үткән Регина. – Сеңлесе футболкасы канга баткан хәлдә җилкәсе белән стенага сөялеп утырган. Ярдәм итәргә маташып канга пычрангандыр, дип уйладым. Өемә алып китмәкче булдым. Кызчык башын күтәрүгә, сул ягыннан муеныннан шыбырдап кан ага башлады”.  Бу вакытта инде полиция да килеп җиткән. Бер хезмәткәр, курткасын салып, кызны төргән дә хастаханәгә алып киткән.

Регина әйтүенчә, “Ашыгыч ярдәм” бирегә озак килгән. Ул шушы вакыт эчендә бик каты яраланган кыз янында булган. Жгутлар салган, яраларын бәйләгән. Регина беренче медицина ярдәмен бик әйбәт күрсәткән: 10-11 сыйныфларда укыганда беренче ярдәм курсларын тәмамлап, кече шәфкать туташы һөнәре буенча таныклык алган икән. Менә шушы күнекмәләре аңа килеп туган авыр хәлдә бик тә ярап куйган. Хәзер зыян күргән ике кыз да – хастаханәдә. Зурысы – чиктән тыш авыр хәлдә.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре