175 гимназиядә атыш оештырган Илназ Галәвиевне Казанга кайтарганнар

Быел майда Казанның 175 нче гимназиясендә атыш оештырган Илназ Галәвиевне узган атнада Мәскәүдән Казанга кайтарганнар.

Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына үз чыганакларыннан билгеле булды.

Галәвиев Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта суд-психология экспертизасында булды. Агентлыкка билгеле булганча, Петербургта Галәвиевне тулысынча үз акылында булуын ачыклыйлар.

Илназ Галәвиев ялгыз утыра торган камерага урнаштырылуы билгеле. Аны тәүлек дәвамында күзәтеп торалар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре