18 мәртәбә батыр калган Фәния Җәләлова: «Ир-ат көрәшкәндә үземне көчкә тыеп торам»

Балык Бистәсендәге данлыклы Күгәрчен авылы Сабан туйларында хатын-кызлар арасында күп тапкырлар мәйдан тоткан Фәния апа Җәләлова белән соңгы тапкыр моннан дүрт ел элек сөйләшкән идек. Ул вакытта ул 18 мәртәбә батыр калуы, ике мәртәбә икенче урынны алуы, әле тагын бил алышырга җыенуы, көрәшнең тормышта да ярдәм итүе, әйтик, ике сәгатьтә бер машина утын ярып бетерүе турында горурланып сөйләгән иде. Сабан туйлары җиткәндә, кабат аның номерын җыйдык.

Без шалтыратканда Казанда иде ул: олы яшьтәге әбиләргә ярдәм итә. «Баштарак чәй йортында эшләгән идем. Аннары пилмән бөгүдә хезмәт куйдым. Хәзер социаль хезмәткәр булып эшлим. Авыру әбиләремне күтәрәсем, төшерәсем бар. Эшем шундый. Арырга да, авырырга да вакыт юк», – диде ул. Ә көрәштән туктаган икән.

– 20 ел көрәштем дә туктадым. Бездә хатын-кыз көрәшен бетерделәр. Чүпрәледә зур ярыш була дисезме? Хәзер инде андый мәйданнарга чыгып йөри алмыйм. Аяклар да сызлый. Яшьрәк вакытта берни борчымады, хәзер менә умырткам да сиздерә. Әмма көрәш аркасында гына түгел инде ул. Авыр хезмәт белән үстек, эшне ир-атныкына, хатын-кызныкына бүлмәдек. Тормышны үзем генә җигелеп тарткач, тагын да авыргарак туры килде. Шулар нәтиҗәсе бу. Көрәшмәгән кешенеке дә авырта бит.

– Ник мәйданга чыгып йөрдем, дип үкенмисез инде, алайса?

– Үкенмим. Менә бүген авылда хатын-кызлар арасында көрәш бәйгесе уздыралар икән, аяк авырта, дип тормыйм, чыгам да бил алышам.

– Сабантуйлар җитсә, күңелнең ничек җилкенгәне турында сорап та тормыйм.

– Әйтеп бетерерлек түгел. Үләсең! Май җитте исә йөрәгем урыныннан шартлап чыгарлык була. Ир-атлар көрәшкәндә дә үземне көчкә тыеп торам. Әле, җитмәсә, кайчак ачуны да чыгаралар. Бетте бит чиста итеп көрәшү. Гаделлеге дә, кызыгы да юк. Кемнең кешесе бар, чыгаралар да бастыралар шуны, аннары очко саныйлар. Узган ел бер Сабантуйда булдым. Юк инде, көрәшмиләр юньләп! Чыгып болгап атасыларым килә. «Нишли соң болар?» – дип кычкырып җибәргәнемне сизми дә калдым. Янымда утырган ир-ат, кайсыдыр көрәшченең әтисе иде бугай, кашын җыерып әйтеп куйды: «Хатын-кыз башың белән нәрсә тыгылып утырасың?» Кем икәнемне әйткәннәр бугай, Сабан туе беткәч, килеп гафу үтенде.

– Хатын-кызга Сабан туе келәмендә урын юклыгы турында кыек сүзне еш ишетергә туры килгәндер?

– Ишетмәгән кая инде ул?! Әмма беркемне дә тыңламадым, үземнекен эшләдем: эт өрә тора, бүре йөри тора. Әле хәзер дә, Сабантуйлар якынлашканда исләренә төшә.

– Ә бүләкләр сакланамы?

– Барысы да саклана. Минзәләдә Авыл яшьләре уеннарында Татарстан буенча өченче урынны алган идем. 120 килолы кыз белән көрәшеп кайттым. Анысы билбаулы көрәш иде, андый төрдә беренче тапкыр бил алыштым. Менә шул медальне кадерләп саклыйм. Телевизорлар, паласлар, микродулкынлы мичләр – барысы да тора. Туганнарга да, балаларга да булды. Ир-атлар да күтәрә алмый торган тәкәләр дә алдым. Әти чала да туганнар белән җыелышып утыра идек. Күңелле вакытлар булган.

18 мәртәбә батыр калдым, ике тапкыр икенче урынны алдым. Берсендә профессиональ спортчы килде, көрәшеп тормадым. Икенчесендә матада таеп китеп, аягымны чыгардым. Шөкер, алай куркыныч имгәнүләр белән интекмәдем. Әмма Сабан туе алдыннан берәр нәрсә булмый калмый иде. Тик барыбер чыгып көрәшергә көч тә, теләк тә табылды. «Быел гына бир инде беренче урыны», – дип сораучылар да булды. Шул сүз җитә иде ачуны чыгарырга. Алып кына бәрәм. Хәтер-хатирә булып сакланган видеоязмаларны да тыныч кына карый алмыйм хәзер.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре