2025елда "Татарстанның иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре" бәйгесенә гаризалар кабул ителә

“Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре” бәйгесенең (“Россиянең иң яхшы 100 товары” Бөтенроссия бәйгесенең төбәк этабы) оештыру комитеты чираттагы сезонның башлануы турында белдергән. Бу хакта “Татар-информ” Татарстанда Дәүләт стандартлаштыру, метрология һәм сынаулар төбәк үзәге матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

Бәйге, республика предприятиеләренең җитештерелә торган продукциясе һәм күрсәтелә торган хезмәтләре сыйфатын өзлексез яхшыртуына этәргеч бирү максатында, Татарстан Министрлар Кабинеты карары нигезендә гамәлгә куелган.

Чарада катнашу сыйфат, иминлек, норматив-метрологик күрсәткечләрне тәэмин итү, ресурс һәм энергияне сак тоту өлкәсендә оешма эшчәнлегенең заманча таләпләргә туры килү-килмәвен, продукциясенең көндәшлеккә сәләтен бәйсез бәяләү мөмкинлеге бирә.

Продукциясе яки хезмәтләре конкурс лауреаты һәм дипломанты булып танылган оешмалар реклама максатында бәйге логотибыннан файдалану, аны документларында, продукциясе төрелмәсендә урнаштыру хокукы ала. Иң яхшы товарлар һәм хезмәтләр турында мәгълүматлар республиканың әйдәп баручы массакүләм мәгълүмат чараларында дөнья күрә, шулай ук бәйгедә җиңүчеләрнең еллык каталогына кертелә. Ә бу каталог Татарстан бизнесменнары арасында таратыла, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, муниципалитетлар башлыкларына, шулай ук Татарстанның сәүдә вәкиллекләренә җибәрелә.
Республика бәйгесендә җиңүчеләргә “Россиянең иң яхшы 100 товары” Бөтенроссия конкурсының федераль этабына тәкъдим итү хокукы бирелә.

Бәйгедә катнашуга гаризаларны 15 апрельгә кадәр “ЦСМ Татарстан” федераль бюджет учреждениесенә электрон почта (адресы: best@tatcsm.ru) аша җибәрергә мөмкин. Белешмәләр алу өчен телефоннар: 8 (843) 233-18-13 һәм 233-18-57.

Бәйге турында тәфсиллерәк мәгълүматлар һәм кирәкле документлар исемлеге белән үзәк сайтында «Конкурс «Лучшие товары и услуги Республики Татарстан»

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре