Бу хакта РИА Новостига Россия Социаль фонды рәисе Сергей Чирков әйткән. "Картлык буенча иминият пенсиясенең уртача күләме 2027 елда 2 466 сумга – 30 241 сумга кадәр артачак. Бу эшләмәүче пенсионерларның картлык буенча пенсиясенең уртача күләме", - дигән Чирков. Элегрәк Россия вице-премьеры Татьяна Голикова хәбәр итүенчә, 2027 елда иминият пенсияләре 1 февральдән 6,8 процентка һәм өстәмә рәвештә 1 апрельдән 3,3 процентка индексацияләнәчәк.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез