Август азагында башкала читендәге "Казан-Экспо" күргәзмәләр үзәгендә Татарстан нефть-газ форумы узачак. Быел ул Татарстанда игълан ителгән фән-технология үсеше елына багышланачак. Әлеге форумны оештыруга 7,6 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Бу хакта журналистлар белән очрашуда Татарстанның дәүләт сатып алуларны буенча комитет рәисе урынбасары Искәндәр Баһаветдинов хәбәр итте.
Быелгы нефть-газ форумы кысаларында пленар утырыш, фәнни-гамәли конференцияләр, түгәрәк өстәл, пленар дискуссия, күргәзмәләр, күпсанлы эшлекле һәм мәдәния чаралар уздырырга планлаштыралар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез