Газетага язылу

3–4 яшьлек балалар өчен туп белән файдалы уеннар

Балаларыгыз белән бергәләп уйнагыз!

– Ашарга яраклы – ашарга яраксыз. Әлеге уен балаларның танып белү сәләтен, реакциясен камилләштерә. Әти яки әни кеше төрле предметлар атый, ә бала «әйе» яки «юк» дип җавап бирергә тиеш. 2 яшьтән тупны тәгәрәтеп уйныйбыз; 2,5 яшьтән кулына атабыз; 3 яшьтән бала ризык атамасы ишеткән вакытта тупны тотарга, ашарга яраксыз әйбер булганда тиз генә кире атарга тиеш.

– «Киресен әйт». Әлеге уен балаларның сүзлек запасын арттыра. Әти яки әни кеше төрле сыйфатлар (коры, пычрак, салкын, яхшы, матур һ.б.) әйтә дә тупны балага бирә. Ул бу сыйфатларның капма-каршысын атарга тиеш була. Шулай ук җөмләләр белән (киң юл – тар сукмак) уйнарга мөмкин.

– «Мин биш атама беләм». Фикерләүне, гомумиләштерү сәләтен, сүзлек запасын арттыра. Әти яки әни кеше: «Мин биш төрле кошны атый алам», – ди дә тупны баласына тапшыра. Ул бер кош атамасын әйтә дә тупны кире бирә. «Берәү булды», – дип, тупны тагын балага тапшырасы. Һәм шулай биш төрле атама әйткәнче уйнала.

 Психология фәннәре кандидаты, балалар психологы Люция Ибәтуллинаның «Телеграм»дагы каналыннан алынды

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре