Татарстан көне
1990 елның бу көнендә ТатарстандаСуверенитет турында декларация кабул ителә. Республика оешуны беренче тапкыр бәйрәм итү 1991 елда була – 29 август көнен бәйрәм көне дипигълан итәләр. Шунысы игътибарга лаек, бу датага республика башкаласы Казанның туган көнен бәйрәм итү дә туры китерелгән. Бүген Татарстан Республикасы көне – төбәктә уздырыла торган бөтенхалык бәйрәме. Бу көнне республика Президенты, гадәттәгечә, гражданнарга котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итә.
Төньяк башкалада су басу
1703 елның 30 августында, Санкт-Петербургка нигез салынганнан соң нибары 3 ай узгач, Төньяк башкаланы беренче тапкыр су баса. Санаулы сәгатьләрдә су 2 метрга күтәрелә. Шул вакыттанСанкт-Петербург ел саен диярлек су басу корбаны әверелә. Күпчелек очракта бу хәл көз ахырында була. Хакимият су басу очрагында халыкка хәбәр итүнең махсус системасын чыгара: Подзор йортыннан пушкадан ата, көндез шпильләрдәкызыл әләмнәр, төнлә фонарьлар эленә, чаң тавышлары яңгырый.
Эйфель манарасы
1993 елның 30 августында Эйфель манарасына 150 миллионынчы кеше менә. Манара 1889 елда вакытлы корылма буларак төзелә: Бөек француз революциясенең йөз еллык юбилеена багышланган Бөтендөнья күргәзмәсе территориясенә керү аркасы була. Аны ике ел, ике ай һәм биш көн буена300 эшче төзи.
Яңа станция
2018 елның 30 августында Казанда «Дубравная» («Имәнлек») метро станциясе ачыла. Ул – Татарстан башкаласының 11 нче станциясебула. «Имәнлек» метро станциясен «Җиңү проспекты» станциясе белән тоташтырган тоннельне төзү 2015 елның мартында старт ала. Әлеге ике станция арасында метро линиясе участогы төзелешенә 5,2 млрд сум сарыф ителә.
Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
        
Фикер өстәү
Фикерегез