Газетага язылу

300 миллион сум урлаган Украина мошенникларының ярдәмчесен тоткарлаганнар

Волгоградта яшәүче 34 яшьлек ир-ат дәүләткә хыянәт итүдә шикләнелү буенча тоткарланган.

Хокук саклау органнары мәгълүматларына караганда, ул Украинаның телефон мошенникларына ярдәм иткән. Болар Россиядә яшәүчеләрнең 300 миллион сумга якын акчасын урлаган.  Шул исәптән махсус хәрби операциядә хәбәрсез югалганнарның яки әсирлеккә эләккәннәрнең гаиләләре әгъзалары да шул кабахәтләрнең корбанына әйләнгән, дип яза “ТАСС”. Волгоградта яшәүче ир-атның җинаятьчел эшчәнлеге эзенә Федераль иминлек хезмәте хезмәткәрләре төшкән.

Хокук саклау органнары мәгълүматлары буенча, әлеге ир-ат 2023 елдан Украина кораллы көчләренең бер подразделениесе вәкиле белән хезмәттәшлек иткән. Акча бәрабәренә Россия сим-карталарын активлаштырган, аларга электрон кошелеклар теркәгән, шулай ук махсус телекоммуникация җиһазларын кабул иткән, саклаган һәм тиешле кешеләргә җибәргән.

Тоткарланган ир-атның хөкем ителгән булуы ачыкланган. Ул төзәтү эшләренә хөкем ителгән: җәза чарасын төзәтү үзәгендә узган. Хөкүм ителүчеләргә үз акчасы хисабына мобиль элемтә, мәгълүмат туплагычлар, интернетны куллану, кайбер очракларда төзәтү үзәгеннән китеп тору мөмкинлеге бирелүдән файдаланган.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре