Проект өченче тапкыр үткәрелә, дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә «Россиянең китап маяклары» фестиваль хәрәкәте президенты Денис Котов.
«Өч вагон булачак, 50гә якын язучы һәм китап сатучы һәр шәһәрдә төшеп, 30га якын чара үткәрәчәк. Проект дәвамында узачак чараларның гомум саны инде 300дән артып китте», – дип сөйләде Котов.
Быел проектның төп темасы – «Бердәмлекнең әдәби маршруты: китаплар, язучылар, халыклар һәм рус теле». Ул Россия халыклары бердәмлеге елына, Владимир Дальнең – 225 һәм Михаил Салтыков-Щедринның 200 еллыгына багышланган.
Казан маршрутның төп нокталарыннан берсе булачак. Мәдәният һәм белем бирү учреждениеләрендә, мәктәпләрдә һәм китапханәләрдә язучылар белән очрашулар үткәрү каралган. Шәһәргә шулай ук бер төркем балалар язучылары киләчәк, алар арасында Светлана Кривошлыкова, Дмитрий Емец, Ася Лавринович, Катя Матюшкина, Тамара Крюкова һәм башкалар бар.
Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова сөйләгәнчә, 8 сентябрь программасы Россия халыклары телләре көненә туры китерелә. Мәдәният һәм мәгариф учреждениеләрендә шул исәптән «Россия халыклары әкиятләрен Россия халыклары телләрендә укыйбыз» акциясе узачак.
Программага шулай ук «Россия халыкларының мәдәни коды: күптөрлелектән гомуммилли кыйммәтләргә кадәр» пленар утырышы да кертелгән.
Проектка Россиянең 50дән артык төбәге кушылачак. Беренче тапкыр анда мультимедияле «китап вагоннары» форматында Казахстан китапханәләре дә катнаша. «Китап поезды» илдә 5 сентябрьдән 14 сентябрьгә кадәр сәяхәт итәчәк.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез