– Ул чакта әле әти бик энергияле иде. Җәлил хәзрәт Фазлыев, Равил хәзрәт Бикбаев белән бергә барды. Аннан кайткач, Җәлил хәзрәт: «Без, аннан яшьрәкләр, арып, бераз хәл алыйк, дип туктаганда да, Мансур абый, әйдәгез, алайса, утыруга кала дип, үзе безне әйдәләп, алдан йөрде», – дип көлдергән иде. Әтиебез, чыннан да, гомер буе тиктормас, күп һөнәрле булды. 75 яшенә кадәр кулыннан балта төшмәде. Авылда беренче эретеп ябыштыручы, тимерче дә бит әле ул. Мәчет ачылуга, намазга басты...
– Гадәттә, һөнәрле кешеләрнең күбесе «салдым» белән әрәм була...
– Әтинең эштән башкага вакыты да калмый иде аның. Тәненә ит тә кунмады. Бала чактан эшләп үскәнгәме, шулай яшисе дип белде. Үгез җигеп, мари урманнарына кадәр барып, урман кискән малай бит ул. Авырлыкны күп күргәнгәдер, нык, чыдам булып үсә. Утыз елдан артык колхозда тимерче булып эшли. Тимерчегә эшнең күп, авыр еллары туры килә аңа. Әле бит эретеп ябыштыручы һөнәрен дә үзләштерә. Авылда беренче һәм бердәнбер эретеп ябыштыручы була. Шуңа күрә авылдашларның йомышы гел төшеп тора. Колхоздан эштән кайтканда аны капка төбендә эшкә чакырып көтеп торалар иде инде. Үзе дә бер кешегә юк дип әйтә белмәде. Авылда бөтен кешенең җылылык батареялары керткән еллары, колхоз эшенә киткәнче дә, кайткач та, авылдашларга барып эшли иде. Әле дә бөтен кеше рәхмәт әйтеп искә ала аның хезмәтләрен. Илледән артык өйгә батареялар керттем, ди ул үзе.
– Данлыклы балта остасы да иде, дисең бит. Бу эшләрнең барысына да ничек өлгергән соң ул?
– Тимерче буларак, әти 56 яшьтә пенсиягә чыкты. Әнә шуннан соң балта эшенә тотынды инде ул. Аны да бик булдырып эшләде. Ике кеше бер бүрәнә юынганчы, ул берүзе ике бүрәнә юына иде, дип сөйли иде аның белән эшләгәннәр. Әтине Казанга да эшкә чакыралар иде. Зур урыннарда эшләүче күп җитәкчеләргә өйләр салган кеше ул. Икешәр айга Казанга китеп эшли иде. Шөкер, исемнәре республикада танылган әлеге кешеләр соңыннан да әтинең хезмәтләрен онытмады, юбилейларына бүләкләр җибәрәләр иде. 70 яшенә кадәр үзе эшләде. Аннан соң да, әйдә, Мансур абый, күрсәтеп кенә торырсың, дип алып китәләр иде. Тик тора торган кешемени инде ул, 75 яшенә кадәр эшләп йөрде шулай. 90 яше белән котларга килгәч, элекке колхоз рәисе Солтан абый да: «Үзе тыйнак булгач, күреп бетермәгәнбез, минем дә гаеп инде бу, әллә нинди орден-медальләргә лаек кеше иде бит Мансур абый», – дип сөйләде. Алдына карап эшләде, әниебез Гөлфия белән бик матур итеп яшәделәр. Быел бергә гомер итә башлауларына 67 ел тула. Әниебез дә бик тырыш булды, әти гел эштә булгач, өйдәге бөтенесен тәртипләп тору аның өстендә булды. Ул да фермада да, мәктәптә дә эшләде бит. Безне, өч баланы, бик яратып үстерделәр. Кызганычка, ике туганым вафат инде, бик иртә киттеләр. Әниебезгә дә үткән көз инсульт булган иде, әтиебез бик борчылды инде. Әле тигез булсыннар иде, бала булып, әти-әниле булып яшәү үзе зур бәхет бит!
Рәсемдә: Мансур абый 90 яше белән котларга килгән авыл җитәкчеләре һәм якыннары белән.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез