Трамп, Вашингтоннан торып, ике ил арасындагы конфликт туктатылу дәрәҗәсенә җитте, дип берничә тапкыр кабатласа да, Кремль алай ук оптимизм белдерми. Бу хакта Песков: «Трамп игълан иткән тынычлык килешүе турында Кремльдә бернинди тәфсилле мәгълүмат юк», – диде.
Ике як өчен генә түгел, глобаль икътисад өчен дә конфликтның нәтиҗәләре аянычлы. Төркиянең чит илләр эшләре министры Хакан Фидан АКШның Атланта шәһәрендә G20 чит илләр эшләре министрлары очрашуы вакытында: «Россия–Украина сугышы Европаның гына түгел, бөтен дөньяның икътисадына сизелерлек зыян китерде», – дип белдерде. Шуңа күрә килешү хакында бер Мәскәүдә генә түгел, бүтән башкалаларда да җитди уйлыйлар. Әмма, кызганыч, килешүнең параметрлары турында фикерләр аерыла. Мәнфәгатьләр конфликты ачыктан-ачык күзгә ташланып тора. Россия ягы сөйләшүләрне Россия–Украина конфликты кысасында гына калдырмыйча, Европа һәм АКШ белән мөнәсәбәтләрне дә иңләгән глобаль халыкара иминлек дәрәҗәсенә күтәрүне тели. Сер түгел: Мәскәүдә НАТОның 1997 елгы чикләргә чигенүен таләп итәләр. СВО башланганчы ук ул таләп куелган иде. Европа башкалалары андый перспектива вәгъдә итми. Европалылар Әбү-Дабидагы очрашуда шулай ук катнашырга өметләнгән иде, ләкин сөйләшү өчьяклы гына булачак.
Россиянең сөйләшүләрдә тотачак төп позициясен «Российская газета»: «Подход Зеленского к переговорам выглядит так: «Мы не готовы отдавать Донбасс». При этом официальный Киев опирается на мнение европейского большинства, которое озвучил министр обороны ФРГ Борис Писториус: «Договоренность между Россией и США, достигнутая за счет Украины и без ее участия, неприемлема ни для Украины, ни для европейцев», – дигән сүзләр аша белдерә. Әлегә Мәскәү европалыларга аркаланган Киев позициясе белән килешмәячәк ягъни, ә Көнбатышта Мәскәү таләпләрен санга сугарга теләмиләр. Шуңа күрә Әбү-Даби очрашуына зур өметләр багларга ярамый. Киеренкелекне берникадәр йомшарту, гуманитар чаралар турында аерым килешүләрдән узылмас.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез