Чыгымсыз юл
«Транспорт гранты» республикада 2012 елдан бирле тормышка ашырыла. Ул укуны фән, иҗат һәм спорт казанышлары белән актив берләштерүчеләр, шулай ук социаль ярдәмгә мохтаҗ студентлар өчен булдырылган. Җиңүчеләр семестр дәвамында айлык түләүләр рәвешендә грант алалар. Актив студентларга юл чыгымнарын каплар өчен менә дигән ярдәм бу. Ел саен 5,5 мең студентка әлеге стипендиядән өлеш чыгарганнар.
– Элек «Транспорт гранты» елга бер генә тапкыр бирелсә, хәзер ай саен түләнә. Әйтик, хәзерге вакытта уртача стипендия 1,5–2 мең сумны тәшкил итсә, моннан тыш, юл чыгымнары өчен тагын өстәп, 1100–1500 сум акча бирелә. Бу ВУЗда гына түгел, урта һөнәри уку йортларында белем алучы студентларга да каралган. Гаризаны бюджет һәм түләүле бүлекләрдә укучы егет-кызлар да тапшыра ала, – ди Татарстанның яшьләр эшләре министры урынбасары Софья
Галиева-Мостафина.
Моның өчен укудагы казанышларыңны (портфолио) тупларга кирәк. Ноябрьдә документларны кабул итә башлыйлар. Аларны Студентлар лигасы сайты аша тапшырырга мөмкин. Ел саен 10 меңнән артык егет һәм кыздан гариза керә икән. Шулар арасыннан алты меңгә якын җиңүчене сайлап алачаклар. Акча киләсе елның февраленнән түләнә башлый.
Түбәле булу
«Яшьләргә торак» бәйгесенең башкарма комитеты директоры Полина Кузьмина әйтүенчә, конкурска инде нәтиҗә ясарга да өлгергәннәр. Анда 49 кеше җиңгән. Бәйге 2012 елдан бирле уздырыла. Шуннан бирле 588 кеше социаль ипотека программасы буенча фатир алган.
– Быел республиканың 20 районы һәм шәһәреннән 300 гә якын гариза килде. Бу – гаҗәп сан. Без яшьләргә үз куышын булдыру буенча ярдәм кирәклеген аңлыйбыз. Хәзерге вакытта җиңүчеләр социаль ипотекага басу өчен теркәлү үтә, документлар җыярга да булышабыз. Конкурста яшь белгечләр катнаша. Иң мөһиме: алар яшьләр сәясәтен үстерүгә өлеш кертергә тиеш, – диде Полина Кузьмина.
Бу елны гариза биергә өлгермәсәгез дә, киләсе еллар өчен белеп тору комачауламас. Фатирга дәгъва кылу өчен, яшегез 18 дән 35 кә кадәр булу мөһим. Татарстанда теркәлгән студентлар, аспирантлар, яшь галимнәр, белгечләр өчен бер дигән мөмкинлек.
Бәйгедә катнаш!
«Ел студенты» бәйгесенә 5 октябрьдә старт бирелгән инде. Узган ел 580 гариза кабул иткән булганнар. Барлыгы 20 юнәлеш буенча үз көчеңне сынап карарга мөмкинлек тудырган оештыручылар. Гран-при отучылар чит илдә стажировка үтә ала хәтта. Җиңүчеләрне иганәчеләрдән саллы бүләкләр дә көтә. Нәтиҗәләрне 25 гыйнварда «Пирамида» үзәгендә узачак чарада игълан итәргә әзерләнәләр.
2016 елда студентлар тәкъдиме белән «Ел казанышы» конкурсы булдырылган иде. Быел техникум, көллият студентларын да катнашырга чакыралар анда. Шулай ук студентлар белән эшләүче мөгаллимнәр өчен дә аерым номинация булдырылган. Моның өчен гаризаларны 25 октябрьгә кадәр тапшырырга кирәк. Бәйрәм тантанасы 3 декабрьдә «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә булыр дип көтелә.
Ә менә 10 октябрьдә старт бирелгән «Гаилә энергиясе» конкурсында быел «Яңа гаилә», «Яшь гаиләләр» дигән яңа юнәлешләр дә булдырылган. Хәзерге вакытта алты районнан 156 гариза кабул иткәннәр. 20–21 ноябрьдә «Байтик» лагеренда җиңүче гаиләләрне игълан итәчәкләр.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез