"Әдәби кафе" Ркаил Зәйдулланың автограф-сессиясенә чакыра

1 февральдә "Әдәби кафе”да (Декабристлар ур., 2 йорт) танылган язучы Ркаил Зәйдулланың автограф-сессиясе узачак. Бу хакта Татарстан китап нәшрияты хәбәр итте. Әлеге очрашу язучының "Сунар" исемле яңа китабы чыгу уңаеннан оештырыла.

Татарстанның халык шагыйре Ркаил Зәйдулланың әлеге китабына проза әсәрләре — халкыбызның бүгенгесен, үткәнен сурәтләгән хикәя-бәяннары, публицистик накал белән иҗат ителгән язмалары, борынгы шәхесләребез һәм замандашларыбыз турында гыйбрәтле дә, мәзәк тә хәл-вакыйгаларга нигезләнгән миниатюралары туплап бирелгән.

Очрашу - 11.00 сәгатьтә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре