Кайвакыт язмыш бер көнгә ике зур вакыйганы сыйдыра. Татарстан Республикасының иҗтимагый оешмасы «Әтиләр берлеге» рәисе Адель Загретдинов өчен ике бәйрәм бергә туры килгән. Ул сайлауга да барган, бала тудыру йортыннан хатынын һәм нәни кызын алып кайткан. Хәзер Загретдиновлар гаиләсе күпбалалы дигән исемгә лаек булды.
– Тавыш бирү өчен өч көн бирелүе никадәр уңайлы булды – без барысына да өлгердек: кызыбызны алып кайттык, тавыш та бирдек. Сайлауда ил язмышы хәл ителә, киләчәк безнең кулда, – диде ул.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез