Җәяү йөрергә яратасызмы?

Бу сорауга, ышанам, күбебез тискәре җавап бирәчәк. Әле алай гына да түгел, җәяү йөргән берәрсен күрсәк, аптырап карыйбыз.

Җәяү йөрергә яратасызмы?
Илдар Мөхәммәтҗанов

Күрше Салавыч авылыннан Мәхмүт абый әнә берничә ел инде биш чакрымдагы Нормага да, сигез-тугыз чакрым ераклыктагы Балтачка да җәяү йөри. Көн саен бер урап кайта. Баштарак, аны күреп, таныш шоферлар утыртырга дип туктый иде, хәзер инде беләләр: туктасалар да, утырмый. Махсус шулай йөри. Әле ул араны йөреп кайтканнан соң безнең як болыннарны да урый. Файдасы булмаса, йөрмәс иде, дибез. Тик шулай да аның үрнәгенә иярүчеләр бик күренми. Шул ук вакытта әллә ни ерак арага йөрмәсәләр дә, үзләренең сәламәтлекләре турында кайгыртучылар район үзәкләрендә һәм авылларда да арта.

– Бер көн кичен урамга һава суларга чыккан идем, шаккаттым. Баксаң, без генә өйдә ятабыз, бөтен Балтач урамда йөри икән, – ди, гаҗәпләнеп, бистәдә яшәүче танышым Асия апа. – Әле анда чаңгы таякларына таянып үтеп китәләр, әле монда, парлашып та, өчәрләп тә, гөрләшеп үтәләр. Танышыма шулай дип гаҗәпләнеп сөйләгән идем, «Тапкансың аптырар нәрсә, хәзер инде Балтачта гына түгел, авылларда да кышын чаңгыда йөрүчеләр дә, ел әйләнәсе таяк белән скандинавча йөрүчеләр дә күп. Бер авылда әле бик өлкән яшьтәге әби дә, яктылык кайтаргычлар тагып, авыл урамында һәр көнне кич ике таякка таянып йөри икән диделәр», – дип, тагын да аптыратты...

– Бездә дә хәзер өлкәннәр арасында шулай йөрүчеләр бар, – дим Асия апага. – Кич караңгыда йөрергә шикләнәләр, көндезләрен, анда да юл буенда түгел, техника йөрмәгән, тыныч урыннарда йөриләр. Үзләренә дә уңайлы, шоферларга да кыенлык тудырмыйлар.

Дөрес, бездә андыйлар күп түгел. Олыраклар йөри. Без дә яшьтиләр белән инде кайчаннан бирле шулай берләшеп, йөреп кайтырга иде, дип хыялланабыз да... Тик әлегә тәвәккәлләп бетерә алмыйбыз. Җәй-көз буе велосипедта чыгарбыз, дигән идек, аның сезоны үтте. Инде яңгырлар туктасын, аяк асты ныгысын, дигән булабыз... Кемдер берәү әйдәләп, мәҗбүриләп алып чыгып китмәсә, белмим шул.

Юкса табибларның җәяү йөрүнең файдасы, киңәшләре турында укып-ишетеп торабыз. Менә бу язманы әзерләгәндә дә интернеттан шундый мәгълүматлар эзләдем. Баксаң, адәм баласына үзенең сәламәтлеген ныгыту өчен көненә 10–12 минут җәяү йөрү дә бик файдалы икән. Бу кадәресе тоташ җәяү йөрүне күздә тотадыр инде. Алайса, кемнәрдер, ә без көн буена әллә никадәр җәяү йөрибез бит, дияргә мөмкин. Кызу-кызу атлап йөрсәң, хәтер дә яхшыра, нерв системасы да тәртипкә килә, күңел дә тынычлана, кинәт үлү куркынычы да шактый кими, ди белгечләр. Дөрес, аларның кайберсе әкрен йөрү күпкә файдалы дигән фикердә. Иң яхшысы үз хәлеңне белеп, организмыңны көчәндермичә, аңа авырлык китермичә йөрүдер инде. Йокы алдыннан берничә минут кына саф һавада булуның рәхәтлеген татымаган кеше юктыр. Тик рәхәт икәнен белсәк тә, өйдә телефон тотып яки телевизор каршында утыруны үз итәбез шул.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре