Ә инде Тинчурин театрына баш режиссер булып билгеләнүен без барыбыз да сөенеп кабул иттек. Айдар Җаббаров куйган спектакльләр ни өчен аерылып тора? Ул нинди алымнар куллана? Яшь режиссерның эчке дөньясын, уйларын бергәләп ачыйк.
– Тормыш ул – театр һәм без – анда артистлар, диләр. Сез соңгы бер елда гына да өч яңа рольдә: өйләнеп ир булдыгыз, баш режиссер итеп билгеләндегез һәм әти булдыгыз. Соңгы ролегезне өйрәнеп буламы?
– Балалары булган танышларыбыз гел куркыта иде. Янәсе, йокысыз төннәрегез башланачак. Күңелгә шулай дип шом салалар иде. Һәм менә кызыбыз туды. Әйе, барысы да бар: төнлә дә йокламыйсың, бала көен дә көйләп йөрисең. Ләкин ул шундый рәхәт. Һәм безне куркытып әйткән сүзләрне искә төшереп, хатыным Эльвина да, мин дә ник шундый сүзләр сөйләгәннәрен аңлап бетермибез әле. Бәлки вакыт бик аз узгангадыр. Кызыбызны шундый зур теләк белән карыйбыз. Әле менә кичә генә дә төнге унбердә кайттым. Аны күрдем дә, бар арганнарым бетте, йокым да килми башлады, көчем дә артты. Икегә-өчкә кадәр йокламыйча, аңа карап рәхәтләнеп сөйләшеп утырабыз.
– Бу роль ошыймы?
– Бик ошый. Әлегә ул хисләрне аңлатыр өчен сүзләр дә таба алмыйм. Ышанып та бетеп булмый, төштәге кебек.
– Без сезнең гап-гади гаиләдә туып үскән Чаллы егете икәнегезне, Фәрит Бикчәнтәев курсында, аннары ГИТИСта укыганыгызны беләбез. Ә мәдәнияткә, режиссерлык сәләтен ачуга беренче орлыкларны кем салды?
– Элегрәк моңа охшаш сорауларга җавап биргәндә, дәү әнием турында сөйли идем. Аның өлеше бик зур. Ул укытучы, мәктәп директоры булып эшләде. Мин балалар бакчасына йөрмәдем, шуңа да күп вакытымны дәү әнием белән уздырдым. Ул миңа әкиятләр сөйләде, китаплар укыды. Соңгы вакытта күңелдә тагын кайбер хатирәләр яңара. Балачакта я абый белән, я үзем генә бүлмәдә катыргы кәгазьләрдән шәһәр ясап, шунда курчак-кешеләрне йөртеп уйнаганым, аларны әлеге шәһәрдә «яшәткәнем» искә төшә. Ул минем кызыклы үз дөньям иде. Әтием дә – уйлап табарга оста кеше. Ул гомер буе токарь булып эшләде. Аның да ниндидер креатив әйберләр уйлап табып ясый торган гадәте бар. Миңа менә шул катыргы кәгазьләрдән шәһәрләр ясау белән мавыгу әтиемнән күчкәндер.
– Режиссер булам, дигән уй кайчан барлыкка килде?
– Режиссер булачаксың, дип, беренче мәртәбә Фәрит абый Бикчәнтәев әйтте. Үзем Камал театрында артист булып эшләргә хыяллана идем. Фәрит Рәфкатовичтан да сораганнары бар, тик ул ни өчен миңа шулай әйткәнен үзе дә аңламый бугай.
– Тоемлаган, күрәсең...
– Мин укыганда, башта артист һөнәрен үзләштерү белән шөгыльләндем. Аннары әкренләп режиссер буларак лабораторияләрдә катнаша башладым. Менә шулай үзеннән-үзе барды ул. Гомумән, безнең педагог Юрий Бутусов: «Мин режиссер булмасам да, барыбер театрда эшләр идем», – дип әйтә иде. Баштарак аңлый алмадым. Хәзер үземнең дә хисләрем шундый. Режиссер булмасам, артист булыр идем. Артист булмасам, ут куючы булыр идем. Мин ут куярга бик яратам. Әгәр инде ут куючы булмасам, рәссам, сценограф булып эшләр идем. Барыбер театрда ниндидер вазыйфа башкарыр идем кебек. Миңа ниндидер яңа дөньяны булдыру, уйлап табу бик ошый. Артистлар да бит – үз дөньясын, ут куючылар, рәссамнар үз дөньясын булдыра. Ә режиссер аларның барсын бергә берләштерә.
– Сез ГИТИСта укыганда ук Мәскәү, Санкт-Петербург театрларында спектакльләр куйдыгыз. Сәләтле режиссер булуыгызны тиз күреп алдылар. Ә анда бит көндәшлек бик зур. Үзегезне ничек күрсәтә алдыгыз? Сезнең үзенчәлек нәрсәдә?
– Хәзер баш режиссер итеп билгеләнгәч, минем вазыйфамның берсе – театрга яшь режиссерларны чакыру. Спектакльләрен карап, аларны сайларга тиеш. Яшь режиссерларга, беләсезме, нәрсә җитми? Алар спектакльне ничектер җиңел генә чыгаралар. Бәйләнерлек урын да юк кебек. Көчле авторны алалар икән, эчтәлеге дә бар. Хәзер интернет аша дөнья күләмендә бара торган спектакльләрне карап була бит. Күп карасаң, күзаллау да барлыкка килә, нәтиҗәдә формасына да бәйләнеп булмый. Һәм син вакытында музыкасы яңгыраган, кирәк урында уты янган, дөрес куелган спектакльне күрәсең. Ләкин анда җан юк. Спектаклең ватык, җимерек килеп чыкса чыксын, әмма аның җаны булсын. Күп кенә режиссерлар хәзер кулланма әсбаптан карап куялар, аны үз күңелләре аша үткәрмиләр кебек. Кемгәдер андый театр, «стерильләштерелгән» спектакльләр ошый. Премьера чыктымы чыкты. Килдекме килдек, карадыкмы карадык, икенче көнне оныттык. Театр эшли, билетлар сатыла. Минемчә, театрның ниндидер урталыкта булуына караганда, ялгышулар, хәтта оятка калулар аша эшләү яхшырак. Тамашачы да каядыр төкереп чыгып китәргә, каядыр сокланырга мөмкин. Театр ул – тере организм. Шуңа күрә спектакльләр куйганда, мин йөрәк аша уздырып куярга тырышам. Тик бу мактану кебек яңгырамасын иде инде.
– Сез узган чорны, совет заманын куярга яратасыз. Һәм үз спектакльләрегездә шул вакыттагы мохитне бик оста, чынбарлыкка якынлаштырып бирәсез. Сез аны ничек тоемлыйсыз?
– Моның өчен күп эшләргә кирәк. Яраткан режиссерым Дмитрий Крымовның бер мисалы бар: «Режиссерны күпер төзүче итеп күзаллыйк», – ди ул. Режиссер буларак ул күперне җете кызыл, бизәкле итеп ясыйм дип, бик озаклап хыялланырга, әллә ниләр күз алдына китерергә мөмкин. Ләкин төп вазыйфасын – аннан машиналар, кешеләр йөрергә тиеш икәнлеген онытмаска кирәк. Матур ясалган күпер беренче машина узганда ук ишелеп төшсә, аның нигә кирәге бар? Монда инде ничек кенә күзалласаң да, аның нинди тимердән ясалуын, нинди шөрепләр борып куелуын, нинди терәүләр тотып торачагын истән чыгармаска кирәк. Бу – тамашачы күрми торган кара эш. Матур, җете төсләрдәге бизәкләргә караганда, безгә күпернең күбрәк үзе кирәк. Анда бизәкләрнең булуы бик мөһим дә түгел. Машиналар һәм кешеләр йөри торган булсын. Ул чорларны аңлау өчен, артистлар белән китаплар укыйбыз, фильмнар карыйбыз. Хәзер «Әни килде» спектакленең репетицияләре бара. Шул чор турындагы бер әсәр искә төшә икән, репетицияне туктатып, шуны бергәләп укыйбыз. Аннары фильм карыйбыз. Эш процессы шулай бара. Бу – гадәти күренеш. Һәм ул шулай булырга тиеш тә.
– Сез бервакыт: «Мин хәзерге заманга бәйле спектакльләрне куя алмыйм», – дигән идегез. Сәбәп нидә?
– Бүгенге заман проблемаларын, җан сызлавын әлегә эләктерә алмыйм. Шуңа гына. Әзрәк вакыт үтәргә тиештер, дип уйлыйм. Театрның кече залында Салават Юзеевның премьерасы чыкты. Пьесасы бүгенге көн турында. Мин аны укып чыгуга: «Бу бездә барырга тиеш», – дидем. Ул бит идеядән, темадан тора. Әлегә ничектер таба алмыйммы соң, кулыма эләкмиме?
– Бәлки андый пьесалар юктыр?
– Әйе, юк. «Яңа татар пьесасы»на 60 ка якын әсәр җибәрделәр. Җиңгәннәренең күбесе я үткән заман турында, я инде бүгенге пьесалар булса, гафу итегез, миңа кызык түгел темалар. Түбән темаларга артистларның да, үземнең дә, тамашачының да вакытын әрәм итәсем килми.
– Артистларга өй эшләре дә бирәсез икән...
– Минемчә, бар режиссерлар да өй эшләре бирәдер. Яңа гына Санкт-Петербургтан режиссер килеп китте. Ул бездә апрель азагында премьера чыгарачак. Мин инде аның алдан ук килеп китүен үтендем. Артистларны җыеп, сайлап алды. Куелачак әсәрне әйтте, кемнәрнең нинди роль башкарачагын хәбәр итте. Репетицияләр әле февральдә генә башлана. Ике ай вакыт бар дигән сүз. Ләкин миңа аның килеп, ике ай алдан артистлар белән сөйләшүе кирәк иде. Бүген сезгә: «Апрельдә Джульеттаны уйныйсыз», – дисәм, сез кая гына барсагыз да, шул турыда уйлана башлаячаксыз. Моңа кадәр игътибар итмәгән «Джульетта» рестораны да күзегезгә чалыначак. Мода карарга барсагыз, минем Джульетта шулайрак киенә ала, дип күзаллаячаксыз. Кинога барсагыз, “Кара, бу актриса әйбәт уйный, аның алымнары минем Джульеттага туры килә”, – дип, теләсәгез дә, теләмәсәгез дә ике ай дәвамында шул ролегез уегызда әйләнеп йөреячәк. Бу бик кирәк. Кинәт кенә әйтеп, бүген рольне ятлап, иртәгә сәхнәгә чыгып уйнау дөрес түгел. Мин дә репетицияләрне шулай алып барырга яратам. Үземне режиссер буларак каядыр чакырганда, 7–8 ай вакыт булса да, ике-өч көнгә шул шәһәргә барып сөйләшеп, ничек эшләячәгебезне аңлатып китәм. Артистлар гына түгел, мин үзем дә ул спектакль турында уйлап йөрим. Башка репетицияләр барса да, барыбер монысы хакында да уйлыйсың. Өй эше шуның өчен кирәк.
– Тинчурин театрына баш режиссер итеп билгеләнү сезнең өчен өметләнгән һәм көтелгән яңалык идеме?
– Юк. Тоемлау гына бар иде. Үземнең көч җыйганымны, шундый зур вазыйфаны башкара алачагымны аңлый идем. Шуңа күрә ризалаштым. Андый тәкъдимнәр элек тә бар иде. Ләкин ул чагында тәҗрибәм җитәрлек түгел икәнлеген сизә идем.
– Бер уйласаң, Мәскәүдә дә кала ала идегез...
– Шулай диләр дә, мин үземне һаман да Мәскәү кешесе итеп хис итәм. Телефондагы кайбер смс-хәбәрләрне ачып укымыйм да. Чөнки уңайсыз. Ноябрьдә Мәскәүнең ике зур театрында тәкъдимнәр буенча очрашу булырга тиеш иде. Ләкин театрдан китә алмау сәбәпле, бара алмадым. «Айдар, син кайда?» – дип язалар. Менә моны гына хәл итәм дә, аннары барып кайтам дим. Берсе бетсә, икенчесе башлана. Әлегә берничек тә булмый.
– Мәскәүдә спектакльләр кую белән Казанда кую арасында аерма бармы?
– Монда да, Мәскәүдә дә шулай ук эшләнә. Әлбәттә, техник яктан кайбер катлаулылыклар бар. Ә артистларга килгәндә, Мәскәү актерлары кинода күбрәк төшә. Шуңа да графикны алдан белергә кирәк. Бер ай алдан аларга репетициянең кайчан буласын хәбәр итәсең. Аларның шулай ук башка театрларда да спектакльләре булырга мөмкин. Артистның эш графигына яраклашырга туры килә.
– Театр бинасында беренче көннән үк «Яңа сулыш» дигән язу барлыкка килде. Айдар Җаббаров театрга нинди сулыш өрергә тели?
– Театрда бер генә әйбер булырга тиеш: ул – шәп спектакльләр. Бу ниндидер яңалык түгел. Без ай саен спектакль чыгарырга тырышачакбыз. Ул килгән режиссерлардан тора. Аларны мин сайлыйм. Әйбәт спектакльләр чыксын һәм алар төрле булсын. Мин менә шундый спектакльләрне яратам дип, 900 урынлы залда бер төрлеләрне генә куеп яту ярамый. Мюзикл да, драма да, комедия дә булсын. Һәр тамашачы үзе яратканын карап, үзара фикер алышсын. «Миңа монысы күбрәк ошый», – дип бәхәсләшсеннәр.
– Сезнең тормыш принцибы нинди?
– Кайбер эшләргә алынсаң, соңрак ник алындым моңа дип уйласаң да, тормышың үзгәрсә дә, аны ахырга кадәр җиткерергә кирәк. Шул принцип белән яшәргә тырышам. Кайвакыт акча эшләү ниятеннән алынган хезмәтләр дә бар. Эш барышында акча булмаячагы ачыклана. Шулай итеп үз акчама эшләп бетергән вакытлар да булды. Чөнки мин алынган эшне ахыргача эшләп бетерергә тиеш. ГИТИСтан чыгарылганда да төрле хәлләр ишетелә. Мисал өчен, яшь режиссерны берәр шәһәргә чакыралар. Шунда спектакль чыгару барышында төрле киртәләр барлыкка килә: акчасы җитми, артистларга ошамый, йөз чөерәләр, дирекциядән каршылыклар бар. Һәм режиссер сүзгә килә, премьера чыкмый кала. Мондый хәл бер була. Икенче тапкыр башка шәһәргә чакыралар. Анда ничектер спектакль куела. Өченче шәһәрдә төрле сәбәпләр килеп чыга һәм тагын спектакль чыкмый кала. Менә шундый ике очрак булдымы, башка сине чакырмыйлар, ышаныч та, дәрәҗәң дә бетә. Минем өчен исемемне һәм миңа ышанычны саклау бик мөһим. Шуңа башлаган эшемне башкарып чыгарга тырышам.
Айдар Җаббаров белән «Җавап бар!» тапшыруын биредә карый аласыз.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез