Соңгы 20 елда аның сәнгать җитәкчесе – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, биюче, педагог Айрат Хәмитов. Ансамбль үз кыйбласын ничек саклый? Бию нинди көчкә ия? Без шул хакта сөйләштек.
– Сез – Казанда туган, Әтнә районында үскән авыл баласы. Мәктәптән соң Казанга килгәч, сезне җыр һәм бию ансамбленә Министрлар Кабинетыннан рөхсәт сорап эшкә алалар. Һәр биюче өчен дә алай эшләмиләр. Сездә нинди өстенлек бар иде?
– Мин җыр һәм бию ансамбленә эшләргә 14 яшемдә килдем. 13 яшемдә дә килеп караган идем, иртә, дип алмадылар. Мин ул чагында Химиклар мәдәният сараендагы Ансария һәм Николай Кретовлар җитәкләгән данлыклы «Яшьлек» ансамбленә йөри идем инде. Ансария апа мине, иртәрәк әле, дип орышса да, мин 14 яшьтә җыр һәм бию ансамбленә качып киттем. Чөнки аларның концертын беренче тапкыр күргән көннән бирле анда биергә хыяллана идем. Равил Габдрахманов, Фердинанд Гыймадиевның биюләрен күргәч, минем анда шулкадәр эшлисем килде. 14 яшьтән эшләргә ярамый иде бит, 16 яшьтән генә рөхсәт ителә. Шуңа да Министрлар Кабинетыннан рөхсәт сорап, мине коллективка алдылар. Бәхеткә, рөхсәт иттеләр. Ә белемем юк. Классика дигән әйберне ул чагында белеп бетерми идем әле. Артка басып, карап өйрәнә-өйрәнә, әкренләп кереп киттем. Аннары армия хезмәтенә алдылар. Мин Идел буе хәрби ансамблендә ике ел хезмәт иттем. Анда сорап тормыйлар, тәртипкә дә, биергә дә өйрәтәләр. Шунда чын биюче булып, тәҗрибә туплап кайттым. Мәдәният институтына укырга кереп, режиссура белгечлеге буенча укып чыктым.
– Әле бит Мәскәүгә барып та укыдыгыз.
– Ул уйламаганда гына булды. Баш балетмейстерыбыз Раилә Гарипованың юбилее иде. Шунда Мәскәүдән дә кунаклар килде. Раилә Мөхәммәтхановна: «Мәскәүгә ГИТИСка укырга барасыңмы?» – ди. Мин ул вакытта аңа азрак булыша идем. Ләйсән белән балалар студиясендә дә эшли идек. ГИТИСның ишеге кайсы яктан ачылганын белмәсәм дә, бардым. Әле дә хәтеремдә, кесәмдә ике мең сум акча бар иде. Карыйм, Моисеев ансамбленнән, «Березка» ансамбленнән биючеләр басып тора. Ул вакытта танылган педагог Фаина Хачатурян курс җыя. Укырга кергәндә инде халык артисты исемем дә бар иде. Курска җыелган 18 кеше дә – исемнәре булган, аягында нык басып торган биючеләр. Хәзер миңа биюләрне ничек куярга икәнен өйрәтәчәкләр, дим. Фаина Николаевна: «Әйдә, башла», – ди. Аптырап калдым. «Мин сездән өйрәнергә килдем», – дим. Ә ул: «Без синнән өйрәнергә тиеш. Синең постановкаларны күреп шаккаттым, алар бик матур. Син менә бу кызларга, егетләргә күрсәтергә тиеш», – диде. Ничек беләм, шулай күрсәттем.
– Авыл баласы булгач, без бит аны техника тирәсендә йөри дип күзаллыйбыз. Биюче булу теләге ничек барлыкка килде?
– Бала чакта колхоз рәисе булырга хыялландым. Без ферма янындарак яши идек. Ул вакытта юллар юк. Резин итектән әнигә ияреп, фермага барам. Витамин җитмәгәндер инде, силос арасындагы кукуруз орлыкларын суырып йөри идем. Мин – бәрәңге дә казыган, тирес тә чыгарган авыл малае. Әтнәдә бик матур йолалар бар иде. Сабан туе алдыннан балалар концерт куя. Безгә туган тиешле Гөлнур апа ире белән театрда эшләде. Бервакыт балалар өчен аерым Сабан туе оештырды. Шунда бии-бии минем каршыга килеп басты. Карыйм, барысы да бии. Мин дә бии башладым. Бөтен кеше шунда: «Айрат оста бии икән, биюче булыр», – диделәр. Әтнәдә Сабан туеннан соң уеннар башлана иде һәм ул иртәнгә кадәр дәвам итә. Гармунчылар бер-бер артлы уйный, халык бии. Ә без агач башына менеп утырып, шуларны карап утырабыз. Биюгә кызыксыну да шуннан килгәндер. Әни дә матур бии иде. Әти ягы бик матур җырлаган. Аның апасы Халидәне җыр һәм бию ансамбленә дә чакырганнар, бармаган.
– Ә сезгә насыйп булган...
– Күңелне кая саласың, шуңа таба бара ул. Кемдер дөньяга гомер буе фермада эшләргә, кемдер зур оешма җитәкләргә туа. Ә менә минем өчен, үз юлымны табып, шундый танылган ансамбльнең җитәкчесе булып эшләү – зур горурлык. 14 яшьтән эшләп, аның бөтен тарихын беләм, күренекле җырчылар белән эшләдем. Галия Гафиятуллина, Разия Тимерханова, Миңлегөл Зәкиева, Нәфисә Васильеваны күргән кеше мин. Хатыным Ләйсәннең әтисе Рәшит Мостафин, әнисе Розалия Мостафина, Шамил Әхмәтҗанов кебек шәхесләребез белән эшләдем. Шундый кешеләрдән барысына да өйрәндем.

– Ансамбль 88 ел дәвамында үз традицияләре һәм дәрәҗәсенең бер бөртеген дә югалтмый саклый. Бу сезнең концертларыгызда ачык чагыла. Үз кыйблагызны саклау сере нидә?
– Тарихсыз киләчәк була алмый. Ансамбль ул – тарих. Ул 90 яшенә җитеп килә. Ә 90 яшьлек кеше инде бөтен нәрсәне үзенә туплаган була. Монда күренекле композиторлар, хореографлар эшләгән. Мин алар башкарган хезмәтне юкка чыгарырга теләмим дә, андый мөмкинлекне бирмиләр дә. Гомер буе сакланып килгән мираска мин үз өлешемне кертергә тиеш. Ансамбльнең йөзек кашын югалтсам, бу дөньяда иң начар кеше булачакмын. Бүгенге көндә ансамбль – тарих музее ул. Гореф-гадәтләребезне, иҗатыбызны, милләтебезне бөтен дөньяга бай итеп күрсәтә. Шуңа күрә костюмнарыбыз да бик зәвыклы. Без хәзер Тукай елына багышлап программа әзерлибез. Ул «Шүрәле» дип аталачак. Аны халыкчан итеп эшлисе килә. Шулай ук җыр һәм бию ансамбленең 90 еллыгына «Дүрт капка» программасы әзерләнә. Басу капкалары тарихы бар бит. Ул бик кызык һәм юкка гына куелмаган. «Дүрт капка» программасында рекрут вакытындагы һәм башка йолаларыбыз тәкъдим ителәчәк. Иң затлы йолаларыбызның берсе – Сабан туеның эволюциясе ничек булганын күрсәтәсебез килә.
– Мондый программаларны куяр өчен коллективның көчле булуы кирәк. Кадрлар мәсьәләсе ничек?
– Безнең балалар өчен үз мәктәбебез бар. Анда 4 яшьтән килеп шөгыльләнәләр. 12 яшьтән соң аларның кайберләрен училищега укырга җибәрәбез. Аннары алар безгә эшләргә кайталар. Коллектив яшьләр белән дә тулыланды. Хәзер кечкенәләр өчен бию генә түгел, вокал ансамбле дә, хор да булсын дигән фикергә килдек. Минем теләк – балалар белән җыр һәм бию ансамблен оештыру. Россиядә без – сан ягыннан икенче халык. Бик зур хыялым бар: Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбленең 100 еллыгын Мәскәүдә Зур театрда зурлап, гөрләтеп үткәрү. 70 еллыгын да Кремльдә уздырган идек. Аны карарга 6 мең тамашачы килде. Елына Россия күләмендә генә дә 130 концерт куябыз. Без авыллардан башлыйбыз һәм кече шәһәрләр буйлап та куеп чыгабыз. Парижда эшлисеңме, кечкенә генә авылдамы – минем өчен аерма юк. Шул ук программаны һәм 60 кешене икесенә дә алып барам.
Фото: Татар-информ
– Гадәттә, артистлар кечкенә төркем белән дә авылга барырга яратмый. Мәшәкатьле дә, кереме дә юк...
– Без аны кереме ягыннан карамыйбыз да. Бер мисал китерсәм, барысын да аңларсыз. Нижневартовскига концерт куярга бардык. Ул Казаннан 2,5 мең чакрым ераклыкта. Автобусларда барабыз, кунакханәләрдә тукталып йөрмибез без. Шунда эшләгәндә, Омскидан шалтыраталар. «Айрат Ринатович, берсекөнгә концерт куярга кирәк», – диләр. Ике шәһәр арасы – тагын өч мең чакрым. Автобус йөртүчеләрдән: «Көн ярымда барып җитә алабызмы?» – дип сорыйм. Туктамасак, барабыз, диләр. Концерт әле Омскиның үзендә түгел, ә 500 чакрым ераклыктагы Тара шәһәрендә икән. Ризалык бирдем. Юлга чыктык, барабыз. Йөз чакрымнар калгач: «Сез кайда?» – дип шалтыраталар. Халык инде җыелган, безне көтеп утыралар икән. Бер сәгатькә соңга калып килдек. 60 кеше, 700 костюм, аппаратура. Аны бер сәгать эчендә генә бушатып, әзерләп булмый. Без концертларга дүрт сәгать алдан килеп әзерләнәбез. Халык безне сәгать ярым көтеп утырды. Концерт бик матур узды. Шунда ак яулыгын ябынган, шәлен матур итеп иңбашына салган үзебезнең татар әбисе килде дә минем каршымда тезләнде. «Балам, миңа 90 яшь. Мин бу дөньядан үз милләтем өчен горурланып китәм», – диде. Минем нинди генә медальләрем булмасын, алар берсе дә бу сүзгә тиңләшә алмый. Мин менә шунда аңладым: Париждамы син, авылдамы, кайда гына булсаң да – бөтен җирдә милләтебез бер. Без – затлы, тарихлы халык. Безнең хезмәтебезне иң бәяләгән кеше – менә шул әби. Артистлар бар да моны күреп елап басып торалар. Монда еларга түгел, горурланырга кирәк, дим. Бар авырлыклар да онытыла. Шуннан соң инде дәртләнеп эшлисең.
– Сез – заманында халкыбызны милли биюләребез белән таныштырган кеше. Хатыныгыз Ләйсән белән өйләнешеп, бик күп парлы биюләр куйдыгыз. Ә менә танылган гармунчы Рәшит Мостафин гаиләсенә кияү булып керү бераз куркытмадымы?
– Мин ул хакта нишләптер уйламадым да. Ләйсән белән без өч атналап очрашып йөргәнбездер. Шуннан соң мин гастрольдә аңа тәкъдим ясадым. Студентларга да әйтәм: «Нәрсә соң ул – ис? Дуэтта синең белән эшләүче партнерыңның исе туры килмәсә, аның белән эшли алмыйсың. Тормышта да ир белән хатын бер-берсен ис буенча табалар. Мин Ләйсәнне миллион хатын арасыннан эзләп табам. Ис һәм хисләр туры килсә, шул вакытта дуэт, шул вакытта гаилә барлыкка килә. 33 ел бергә торабыз, инде дүрт онык бар. Ләйсән миңа: «Ник син өйдә Ләйсән дип кычкырасың?» – ди. «Миңа «ә» дигәнең кирәк», – дим. «Ник мин синең белән чүп ташларга чыгам?» – ди. «Янәшәмдә генә бар», – дим. Мин аңа ияләнгән. Ләйсәнгә мин бик рәхмәтле. Ул минем әнием белән бик яхшы мөнәсәбәттә булды. Нәрсәдер кирәк булса, ул аны әни аша әйттерә иде. Ләйсәннең әнисе дүрт ел авырды. Без аны тәрбияләп, бик матур итеп озаттык. Минем әни дә карарга булышты. Әле хәзер дә оныкчыкларын караша. Гаиләбездә гел кызлар иде. Менә инде ир бала оныгыбыз да туды, Аллага шөкер. Безнең гаиләдә шундый тәртип: бер эш тә бүленмәгән. Кем нәрсәгә өлгерә, шуны эшли. Ир кеше, хатын-кыз эше, димибез. Иртәнге ашны һәрвакыт мин әзерлим, бу – бездә закон. Әти дә шулай иде. Хәзер инде бар нәрсәне дә тыныч кына хәл итәргә тырышабыз. Өйдә дә, эштә дә. Һәр нәрсә дә вакыты белән килә икән.
Фото: Айрат Хәмитовның шәхси архивыннан
– Ләйсән белән яшь вакыттагы кебек сәхнәгә чыгып биисе килгән чаклар булмыймы?
– Юк. Без 2004 елда Ләйсән белән опера һәм балет театрында сольный концертыбызны куйдык. Юләрлектер ул. 28 бию биедек. Зал туп-тулы. Соңгы биюне биегәндә, Ләйсәнгә: «Менә монда хәзер кадак сугам, шуның белән бетте дигән сүз, башка биемим», – дидем. Һәр нәрсәнең үз вакыты бар. Сәхнә матурлыкны ярата. Ир кеше сүзен әйткән икән, аны үтәргә тиеш. Ләйсән: «Юк, мин әле биим», – ди. «Бие», – дидем. Бер-ике биеде дә: «Булды, син дөрес әйткәнсең икән», – диде. Без барлык милләтләрнең биюләрен биеп чыккан кеше. Чит илгә барсак, кеше әйбер җыя, без костюмнар алып кайта идек тә, бию куя идек. Бик күп артистлар белән биедек. Зәйнәпләр белән 15 ел эшләдек. Бездә мин-минлек тә булмады. Матур итеп эшли белдек. Минем башымда беркайчан да таҗ булмады. Башымда – бары тик түбәтәй.
– Биюче һөнәренең иң зур кыенлыгы нәрсәдә?
– Телисеңме, юкмы, син көн саен репетиция ясарга тиеш. Безнең ансамбльдә җырчы булсаң да, биюче булсаң да, көн саен дүртәр сәгать шулай шөгыльләнергә тиеш. Профессионализм шулай килә. Башка авырлыгы юк. Сәхнә авырлыкны белергә тиеш түгел. Ерак юлдан ничек килсәң дә, син галошыңны салып, матур күлмәкләреңне киеп, сәхнәгә чыгып басарга тиеш. Шуңа күрә, сәхнә матурлыкны ярата, дип әйтәм дә.
– Биючеләр бик тиз «картая»...
– Биючеләр роза чәчәге кебек: матур итеп чәчәк атканда гына син коела башлыйсың. Биюче өч минут эчендә бию тарихын сөйләп чыгарга тиеш. Бирелеп эшлисең, шуңа саулык, энергия тиз бетә.
– Сезнең яшәү кагыйдәсе нинди?
– Үзеңә таләпчән булу, эзләнү, табу. Мин – турыга бәрә торган кеше. Әйтмичә чыдый алмыйм. Әлифбадан ә хәрефен алсаң, ул әлифба булмый, татар теле бетә. Биюдә дә, җырда да калфагыңны дөрес кимәсәң, алкаларыңны дөрес такмасаң, барысы да коела башлый. Шуңа да җыр һәм бию ансамбле аларның барысын да саклап килә. Мин дөреслекне яратам. Җитәкче булып басып тору җиңел ул. Ә менә анда утырып тору, эшеңне, аның нәтиҗәсен күрсәтү авыр. Мин үземә карата шәхес дип әйткәнне яратмыйм. Шәхес булыр өчен бик күп эшлисем бар әле. Мин бүген дә – Әтнә малае, Сабан туе малае. Тәҗрибә туплау өчен алга барырга, үзеңне тәнкыйтьли белергә кирәк. Тамашачыны, халкыңны яратырга кирәк. Популярлыкның бер көнлеге һәм гомерлеге бар. Менә шул гомер буе популяр булганнар – шәхес. Мин артистларга да әйтәм: «Сез бүген концерт куйдыгыз, ул тәмамланды, аңа кире кайтып булмый. Сез икенче көнне тамашачыга кабат җыр һәм бию ансамбле икәнегезне әйтергә, күрсәтергә тиеш», – дим.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез