7 май – Радио көне уңаеннан, “Татар радиосы” алып баручысы Айсылу Лерон белән тавыш дулкыннары аша халык белән аралашуның уңай һәм тискәре яклары, радиодагы беренче эфиры, әңгәмә коруда килеп туа торган кыенлыклар турында сөйләштек.
− Радиога эшкә килгән беренче көнегезне хәтерлисезме?
- − 2008 елда, август аенда радиога килдем. “Үзеңне сынап карыйсың килмиме?” – дип чакырганнар иде мине. Тавышны яздырып карадылар. Туры киләсең, дип хәбәр иттеләр. Беренче эфирны сентябрьдә Булат Бәйрәмов белән алып бардым. Әлбәттә, шунда ук эфирга чыгарып җибәрмиләр, башта озак еллар эшләгән, тәҗрибәле кеше белән өйрәнәсең. Бу – хәзер дә кулланыла торган практика. Беренче эфир әллә әбиләр чуагы турында иде инде, халык белән аралашу форматында узды ул, смс-хәбәрләр кабул иттек. Дулкынлану да булмады түгел. Ди-джей бит ул үзе тавыш режиссеры да, алып баручы да. Сөйләүдән тыш күп кенә техник сорауларны да хәл итәргә кирәк. Пульт артында утырганда йөз төрле эш – кайчан рекламаны кушасы, кайчан җырны башлыйсы, башта йөз төрле фикер. Әлбәттә, һәр яңа ди-джейда була торган хатага да юлыктым: эфир беткәч тә, тиешле төймәгә басмыйча, эфирда калуыңны дәвам итү ул. Мәсәлән, җыр бара, ә кеше синең эфирдан тыш ниләр сөйләвеңне, ниләр эшләгәнеңне ишетеп утыра. Минем бер-ике тапкыр шулай булды. Хәзерге вакытта “Хәерле иртә, Австралия!” тапшыруын алып барам. Безнең ярдәмче ди-джеебыз бар, пульт артында ул утыра. Бу без – алып баручыларга эшне бераз җиңеләйтте.
− Хәзерге радиоларда телгә таләпчәнлек юк дәрәҗәсендә, дигән тәнкыйтне еш ишетергә туры килә. Моның белән килешәсезме?
- − Радиода, иң элек, сөйләм һәм тел камиллегенә игътибар итәләр. Дөрес сөйләм, куелган тавыш хәзер, бәлки, элеккеге дикторлардагы кебек булмаса да, бу иң төп таләп кала бирә. Ләкин, шунысын да әйтик: сөйләм әле тапшыруның стиленә дә бәйле. Әйтик, хәбәрләр бара икән, монда бер төрле таләпләр. Иртәнге шоу, кичке тапшыру икән, монда һич кенә дә дикторлар кебек кенә сөйләп утырып булмый. Ул аудиториядә бернинди кәеф булдыруда ярдәм итмәячәк. Монда слэнглар да, кәеф тә кулланыла. Сөйләмнең манерасы да аерылып торырга тиеш. Бу очракта камиллектән аз гына чигенеп торырга да ярый дип уйлыйм.
− Радионың тискәре ягы нидә дип саныйсыз?
- − Гомумән, бер генә минус ягын да күрмим. Телевидение белән чагыштырсак, радиода эшләү җайлырак. Телевидение – ул команда эше. Анда син операторга да, монтаж ясаучыга да, ут куючыга да, хәтта машина йөртүчегә дә бәйле! Ә радиода башкачарак: син үзеңә-үзең хуҗа, җаваплы. Эфирны үзең тудырасың. Моны зур плюска саныйм. Аннан, радиода тышкы кыяфәткә дә артык игътибар итү кирәкми бит. Иң мөһиме – тавышың булсын. Тыңлаучы буларак фикер йөртсәк, радионы теләсә кайда тыңларга мөмкин, бу – аның уңай ягы.
− Интервью вакытында әңгәмәдәш артык сөйләшүчән булмаска да мөмкин бит әле. Мондый вакытта үзегезне ничек тотасыз?
- − Беләсеңме, андыйларны сирәк очратам. Ешрак һәм зуррак проблема – белгечләрнең, тапшыру кунакларының татар телен белмәве! Гадәттә, кешенең бик сөйлисе, әллә ниләр әйтәсе килә, әмма татарча итеп шул фикерне җиткерә алмый интегә инде. Бу проблема белән радиода эшләүчеләр дә, телевидение вәкилләре дә очраша.
− Авторлык тапшыруын ясарга тәкъдим итсәләр, ул нинди булыр иде?
- − Әйтүемчә, хәзер мин “Хәерле иртә, Австралия!” тапшыруын алып барам. Мин анда үземне һәм күп кенә тыңлаучыларны борчыган сорауларны күтәрергә тырышам. Мөгаен, шушы тапшыру миңа барлык теләкләремне чынга ашырырга ярдәм итәдер. Анда бит актуаль темалар күтәрелә, социаль өлкә булсынмы ул, мөнәсәбәтләр турында булсынмы. Тапшыруда үз позициямне дә җиткерәм.
− Радиога эләгергә теләүчеләргә нишләргә?
- − Бу эш бик кызыктыра. Миңа социаль челтәрләрдә бу сорау белән еш язалар. Радиода эшләү хәтта телевиденидә эшләүгә караганда да кызыграк кебек ул. Аның ниндидер романтикасы бар. Радио ди-джей булу теләге яшүсмер, яшьләр арасында зур. Әмма бит аларның теләктән башка тәкъдим итәр нәрсәләре юк... Бу кешенең үзенә адекват бәя бирмәвеннән шулай килеп чыга. Радиода эшләү өчен нәрсә сорала? Әлбәттә, тел, тавыш турында әйттек. Интонация дә зур роль уйный. Тагын бер мөһим фактор – кешенең күп укыган, күзәтә, анализ ясый белүче, креатив булуы. Әле берникадәр аң-белеменнән тыш, холкына бәйле сыйфатларда кирәк радиода эшләү өчен.
– “Хәерле иртә, Австралия!” тапшыруында ир-ат алып баручы алышынды. Кайсы партнер белән эшләү җайлырак иде?
- – Бу тапшыру чыкканда Айрат Ильясов белән алып бара идек. Аннан – Айваз Садыров, хәзер Ильяс Газизов белән эшлибез. Өчесе дә өч төрле, әлбәттә. Бер генә алып баручы алышынса да, тапшыруның форматы да азмы-күпме үзгәрә. Һәркемнең дөньяга үз карашы һәм тәҗрибәсе бит. Тапшыруны да шуннан чыгып, күбрәк үзебезнең тормыш тәҗрибәсенә таянып эшлибез бит. Коллегаларым белән һәрвакыт бер дулкынга көйләнәбез. Кыенлыклар юк.
Чулпан Гарифуллина
Фото: Айсылу Лерон “Инстаграм”ыннан
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез