“Иң югары гомер озынлыгы – Дагыстанда. Беренче өчлеккә шулай ук Ингушетия һәм Мәскәү керә”, – дигән ул. Моннан тыш Онищенко Дагыстанда халык саны артуның теркәлүен дә өстәгән әле. Аның әйтүенчә, шушы ук республика бик күп этносларның кече ватаны булып тора.
Шул ук вакытта Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш кардиологы, академик Сергей Бойцов белдергәнчә, илдә миокард инфаркты кичерүчеләрнең уртача яше арткан. Аның сүзләренә караганда, хәзер бу күрсәткеч 64кә якынлаша. Белгеч бу уңай күренешне Россиядә диспансеризация системасының гамәлдә булып килүе белән аңлаткан. Аның фикеренчә, нәкъ менә шушы система инде 14 ел дәвамында йөрәк авыруларын иртәнге стадияләрендә ачыклау мөмкинлеге бирә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез