Газетага язылу

АКБУЛАТ: «Әнинең киңәш соравы – минем өчен дәрәҗә»

Ике халык артисты гаиләсендә туып үскән егет ул. Сүзебез Акбулат – Булат Билалов турында. Алма агачыннан ерак төшми, диләр бит.

АКБУЛАТ: «Әнинең киңәш соравы – минем өчен дәрәҗә»

Әти-әнисенең иҗатын күреп үскән егет, урау юллар аша булса да, барыбер сәнгатькә тартыла. Башта ул юрист һөнәрен үзләштерүгә алына, соңрак барыбер җыр дөньясына чума. Әтисе Зөфәр үзенең кайбер җырларын башкарырга хәер-фатыйхасын биреп, улының кулына микрофонын да тапшыра. Бу көннәрдә җырчы егет үзенең концертын куярга әзерләнеп йөри. Акбулат исемен аңа кем һәм ни өчен кушкан? Зәйнәб Фәрхетдинова улыннан нинди киңәш сорый?

– Ни өчен Акбулат булдың?

– Бу исемне әти уйлап тапты. 12 ел элек чәчем коела башлады, тазарып та киттем. Әти: «Улым, сиңа ябыгырга кирәк. Яңа исем дә уйлап табабыз, Акбулат булырсың. Ак төс – энергия, көч ул. Әйдә, алга бар», – диде.

– Ничек уйлыйсың, яңа исем сиңа килештеме, үзгәрешләр сиздеңме?

– Әйе, тормышка карашым, энергиям үзгәрде. Ак, чиста уйлар белән яшәү миңа булыша. Кешеләр белән аралашырга да ярдәм итә. Миңа: «Син читтән караганда кыланчык, тәкәббер, иркә егет кебек тоела идең. Сөйләшә башлагач, ачык күңелле кеше икәнсең», – диючеләр дә бар.

– Ни өчен синең турыда кешедә шундый фикер туа икән?

– Артист баласы булгач, бәлки шулай уйлыйлардыр. Төрле кеше бар бит. «Минем әти, минем әни», – дип масаеп йөрүчеләр дә очрый. Әни дөрес киңәшләрен биреп үстерде. «Күп сөйләшмә, кирәкмәгән җиргә кысылма, тыңлап кына тор, эшлә, улым, тырыш. Артист ул сәхнәдә, елмаеп, үз җырларын халыкка бүләк итәргә тиеш. Ә сәхнә артында энергияңне юкка сарыф итмә, тыйнак бул», – диде һәм хәзер дә шул ук сүзләрне әйтә. Әти: «Улым, мин сиңа ышанам, булдырасың, барысы да яхшы булачак», – дип балачактан ук ышанычын белдерде.\

– Әти-әниеңнең – танылган артистлар Зөфәр Билалов һәм Зәйнәб Фәрхетдинова икәнлеген кайчан аңлый башладың, син аларны артист итеп кабул иттеңме?

– Алар минем өчен һәрвакыт бары тик әти-әни генә иде. Кечкенәдән аларга ияреп гастрольләрдә йөргән чаклар да булды, сәхнә артын да күреп үстем. Әйе, алар – халык артистлары, танылган кешеләр. Ләкин минем өчен – әти-әнием. Айлар буе гастрольдә йөргән чаклары да булды. Мин Казанда кала идем. Ләкин алар тәрбиясен тоеп үстем. Беркайчан да начар төркемнәргә эләкмәдем.

– Җырлар да иҗат итәсең, аранжировкалар да ясыйсың. Музыка мәктәбендә укыдыңмы?

– Ике музыка мәктәбенә укырга бирделәр. Тик мин аларның берсен дә тәмамламадым. Чөнки үземә кызыклы стильне сайлап өйрәндем. Музыкаль белемем юк, көйләрне ишетеп язам, гармонияләрне дә студиядә утырып иҗат итәм. Аннары композиторларга, Оскар Усмановка тыңлатам. Элек Азат абый Хөсәеновка күрсәтә идем. Алар яхшы дисәләр, тавышны яздырып, халыкка чыгарам.

– Ә әниең үзенең яңа җырларын чыгарганда, аранжировкалар эшләгәндә сиңа күрсәтәме?

– Әйе, соңгы елларда: «Монысы ничек, бу аранжировканы җибәрделәр, тыңлап кара әле», – дип мөрәҗәгать итә. Мин аранжировкалар да ясаучы кеше буларак үз фикеремне әйтәм. Әнинең киңәш соравы – минем өчен дәрәҗә.

– Күп кенә артистларның балалары кечкенәдән үк сәхнәгә чыга. Син халык алдында күренмәдең.

– Беренче тапкыр «Яңа Гасыр» каналында «Артист балалары» дигән тапшыруда чыгыш ясадым. Без анда Фуат энем белән җырладык. Ул вакытта миңа 14 яшь иде. Аннары гастрольләрдә әтинең җырын, «Заман егетләре» башкарган җырны җырлаганым булды. Сәхнәгә 19 яшьтә Булат Билалов булып чыгып карадым. Анда үз стилем юк иде әле. Шуннан соң 21 яшемдә әнинең филармониядә узган концертында ак киемнән Акбулат исеме белән чыгып, «Сөя алырсың микән яңадан?» дигән үзем язган җырны башкардым. Шул вакытта сәхнәдә булырга тиешлегемне, иҗатсыз яши алмавымны аңладым да.

– Син әле халыкка танылып кына киләсең, инде үз концертыңны оештырырга булгансың. Артистлар, концерт оештыру бик авыр, дип зарлана, куркытмыймы?

– Күзләр курка, куллар эшли, диләр. Көч биреп торган өчен әти белән әнигә рәхмәт. Аларга карап, мин дә булдыра алам дигән уй белән яшим. Һәр мизгелне, менә хәзер интервью биргән минутларны да, концертыма әзерләнүне дә тоеп калырга телим. Миңа концерт узганнан соң алган хисләр түгел, ә менә шушы оештыру, уйлану, эзләнү, йокысыз төннәр кызыграк та, кадерлерәк тә.

– Исеме дә бик кызыклы – «Кем белә?» Нәрсә әйтергә теләдең?

– Иртәнге сәгать өчтә башка килеп керде дә уянып киттем. Шулай итеп программаны «Кем белә?» дигән исем астында әзерли башладым. Һәр кеше үзенчә кабул итә. Киләчәктә ни буласын кем белә? Бу иҗат тормышы кая алып барыр, кем белә? Бу сорау һәркем өчен үзенчә яңгыраш таба.

– Концертта әтиең репертуарыннан да җырлар башкарачаксың. Ул сиңа хәер-фатыйхасын биреп, микрофонын тапшырган, дип тә ишеттем.

– Әти микрофонын миңа ышанычын белдереп, сәләтем барлыгын тоеп тапшыргандыр. Мин моны горурлык хисе белән кабул иттем. Ул соңгы вакытта бизнес юнәлешендә дә эш алып бара, гастрольләргә йөрми. Әни белән иҗади сәфәрләргә чыгарга, аңа терәк булырга кирәк. Бу вазыйфаны да ул миңа тапшырды. Мин алар белән моңа кадәр тавыш операторы да, ут куючы да, продюсер да булып эшләдем. Алар мине барысына да өйрәтте.

– Тавышың да әтиеңнекенә охшаш.

– Әйе, миңа бу хакта еш әйтәләр. Венера Әхәтовна да акапелло җырлавымны ишетеп: «Зөфәр төсмерләре ишетелә», – диде. Аның бу сүзләре минем өчен бик мөһим.

– Әти-әниең башкаруындагы кайсы җырларны аеруча яратасың?

– Барлык җырлары да күңелемә якын. Икесе бергә җырлаган «Ак майларда» җыры балачактан тыңлап үскәнгә бик кадерле. Әнинең «Балакаем, балам» җырын яратам. Чөнки ул җырны башкарганда сәхнәдә безнең фотолар чыга иде. Шуңа күрә сабый чактан күңелгә кереп калган. Әти башкаруында «Ямщик», «Учларыма сал син йөрәгеңне» җырлары бик көчле җырлардан.

– Син хәзер үзең дә гаиләле, инде өйләндең. Гаиләдә иң мөһиме нәрсә?

– Бер-береңә ышаныч. Сөйгән ярыңа ышанмасаң, яшәп булмый һәм шул ышанычны сакларга, акларга кирәк. Әти миңа Акбулат дип сәхнә исеме кушкач та: «Улым, исемеңне саклап, аклап йөрт, безнең тәрбияне һәрвакыт башыңда тотып яшә», – дигән иде.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре