Безнең бензин тотрыклы рәвештә Американыкын бәя ягыннан узып китә. Әйтик, АИ-92нең литры АКШта 78,33 сум торса, Россия төбәкләрендә 97,44 сумга җитә. Кырымда, дөрес булса, 200 сумга салалар, ди. Безнең күрше Казахстанда бәя бөтенләй пүчтәк – 35 сум гына. Мәгълүмат кырында, казахлар безгә гуманитар ярдәм итеп 50 мең тонна бензин бирәчәкләр, дигән хәбәр күренгән иде – фейк булып чыкты. Россиядә җитештерелгән бензин кыйммәт кенә түгел, сыйфатсыз да булачак. Моторларның күпләп сафтан чыгуына китерәчәк.
Бездә электр энергиясенең бәясе дә Кытайдагыдан һәм Канададагыдан күпкә югарырак икән. Россия Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы, техник фәннәр докторы Булат Нигъмәтуллин исәпләүләре күрсәткәнчә, бүген Россиядә электр энергиясе, сатып алу сәләте паритеты (ППС) буенча исәпләгәндә, АКШтагыга караганда 35 процентка кыйммәтрәк. Энергия чыганакларының кыйммәт булуы безнең кесәләргә турыдан-туры һәм каты суга, билгеле. Татарстанда куллану товарлары һәм хезмәтләренең теркәлгән минималь җыелмасы бәясе тагын арткан – хәзер ул айга 23 553,61 сумга җиткән. Гади телгә күчерсәк, билләрне бик нык кысып бусаң, яшәү өчен бер айга шуның кадәр акча кирәк дигән мәгънә чыга.
Куллану товарларының кыйммәтләнүе Үзәк банк үткәрә торган финанс сәясәтенә көчле йогынты ясый. Күпчелек аналитиклар, төп ставка бүтән төшмәс, киресенчә, күтәрелер, диләр. Ставканың күтәрелүе сәнгать җитештерүенең нигезенә балта чабуга тиң булачак. Хәтта хәзерге ставканы саклап калганда гына да икътисад үсешенә өметләнеп булмый.
Россиялеләр банк депозитларыннан акчаларын күпләп чыгара башлады. Депозитлардан качу әлегә паника дәрәҗәсендә түгел, әмма акрынлап шуңа якынлаша. Банк хисапларын ябуга омтылыш сәясәтчеләр һәм финанс җитәкчеләренең белдерүләре сәбәпле көчәя. Берничә сәясәтче банктагы халык акчасын хөкүмәт файдасына тоту идеясен байрак итеп күтәреп чыкты. Россия Үзәк банкы рәисе урынбасары Алексей Заботкин: «Банкка акчасын кертем итеп урнаштырган россиялеләр инфляция үсешеннән күбрәк табыш алырга тиеш түгел», – дип әйтте. Мондый белдерүләр фонында банк кертемнәреннән качу тенденциясенең көчәюе гаҗәп түгел.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез