Вашингтон өчен каршылыкның чишелеше эчәр су кебек үк кирәк иде, чөнки глобаль кризис үзенең шартлау этабына якынлаша. Океан арты державасында хәлләр шәп түгел. Җитмәсә, көзге сайлаулар якынлаша һәм республикачыларның анда оттырачагы көн кебек ачык. Трамп үз партиясенә Якын Көнчыгышта тынычлык урнаштыра һәм финанс кризисын арткарак этә алган чакта гына берникадәр очколар өсти ала. Иран конфликтына каршылар саны Америкада артканнан-арта. Аңлашыла инде: Израильне сөймәүчеләр саны да үсә.
Килешү Иранга да кирәк, билгеле. Әмма фарсылар зур югалтулардан соң вазгыятьнең үз файдаларына икәнен яхшы аңлый: катгый кызыл сызык сызып куйдылар да шуннан бер адым да артка чигенмиләр. Кызыл сызык артында АКШта бикләнгән миллиардларның кайтарылуы, нефть санкцияләре алыну, яһүдләрне Ливан һәм Газзәдән китәргә мәҗбүр итү кебек таләпләр бар. Тәһран бер нәрсәдә генә компромисска бара: атом коралы эшләмәскә вәгъдә бирә. Иран өчен бу югалту түгел, чөнки болай да атом бомбасы эшләү аларның планында юк иде. Атом-төш программасы турындагы миф – Израиль уйлап чыгарган әкият кенә, зур сугыш башлау өчен сылтау.
Тынычлыктан курыккан бер генә як бар. Ул – Израиль. Яһүдләр ачыктан-ачык белдерәләр: АКШ–Иран килешүе алар өчен җиңелүгә тиң. Соңгы өч-дүрт көндә сөйләшүләр өстәле янында чып-чын драматик вакыйгалар уйналды. «Ватаным» хәбәрчесе аларның эзлеклелеген даими күзәтеп барды. Инде килешүгә ирештем дигәндә генә, Израильдән көпчәккә таяк тыгалар. Уртак меморандум игълан итәргә санаулы сәгатьләр калгач та шулай булды. Сиончылар Бәйрутның Дахия кварталын утка тоттылар. Дахия – кызыл сызык ул. Аңа һөҗүм автомат рәвештә Иранның җавап утын таләп итә. Вазгыять шулкадәр киеренке иде: Трамп Нетаньяхуга шалтыратып: «Шайтан алгыры, нәрсә эшләдегез сез?» – дип кычкырырга мәҗбүр булды. Фарсыларга исә, җавап уты ачмасыннар өчен, 12 миллиард доллар вәгъдә итте, диделәр. Тәһран дусларны акчага алыштырмаячагын әйтеп кире какты, дигән хәбәр таралды. Болар барысы да бездә төн булган сәгатьләрдә уйналды. Нәрсә булса, шул булды: таңга Вашингтон да, Тәһран да тынычлык урнашуын рәсми рәвештә таныды. Пакыстаннан да шул хакта рәсми хәбәр алынды. Килешүнең параметрлары аерым язма таләп итә. Тель-Авив сөйләшүләр өстәле янында юк иде һәм ул Ливанда тынычлык урнаштырудан баш тарта. Тынычлык ничә сәгатьткә яисә ничә көнгә, я айга сузылыр – әйтә алмыйбыз. Трамп әлегә Һүрмүз бугазының ачылуын игълан итеп: «Аксын, әйдә, аксын нефть», – дип белдерде.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез