Татарстанның Актаныш районы Яңа Җияш авылында яңа мәчет ачылган. Аны җирле эшкуар Рафикъ Сәхабетдинов хөрмәтенә «Рафикъ» дип атаганнар.
Авылда күп еллар дәвамында мәчет эшләгән, әмма узган гасырның 30нчы елларында аны ябып, бинасын мәктәпкә биргәннәр. 90 ел узгач, 2023 елда, авылда яңа Аллаһ йорты торгызырга карар кылалар.
Мәчет ачылышына авыл халкы, шулай ук Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов килгән. Ул мәрхүм Рафикъ Сәхабетдинов башкарган эшнең төбәк авыл хуҗалыгы өчен әһәмиятен билгеләп үтте һәм барлык иганәчеләргә, бигрәк тә Аллаһ йортын төзүдә ярдәм кулын сузган мәрхүмнең гаиләсенә рәхмәт белдерде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез