Газетага язылу

«Акыл теше»: табиб аны нинди очракта – алдырырга, нинди очракта – калдырырга икәнен аңлатты

Доктор Фәйзрахманов акыл теше турында уйдырмаларны кире какты.

Авыз куышлыгындагы сигезенче тешләр, ягъни “акыл тешләре” турында төрле фикерләр ишетергә туры килә. Кайберәүләр аны – кичекмәстән алдырырга, икенчеләре, киресенчә, ничек тә калдырырга, дип уйлый. «Российская газета» хәбәрчесе, бу мәсьәләгә ачыклык кертүне сорап, стоматолог-хирург, Пирогов университетының Стоматология институты белгече Марсель Фәйзрахмановка мөрәҗәгать иткән.  

Алдырыргамы-юкмы?

Табиб әйтүенчә, бу сорауга җавап бирү пациентның яшенә дә, модага да түгел, бәлки тешнең халәтенә, каршы як казналыктагы «сигезле» булу-булмауга, яңакны кыру-кырмауга, янындагы тешкә зыян салу-салмауга бәйле.  “Акыл теше” бозылса, яңакны кырса, янындагы тешкә зыян салса, каршы як казналыктагы «пары» булмаса – алына.

«Сигезле»дән файда юк, аннан котылуың хәерле, дигән фикер дөрес түгел. Каршы як казналыктагы пары булса, димәк, бу тешләр чәйнәүдә катнаша. Аларга тияргә кирәкми», – дигән хирург.
Белгеч сүзләреннән аңлашылганча, һәркемнең «акыл теше» язмышы үзенчә хәл ителә. Ягъни биредә «барысын да алдырырга», яки «ничек тә дәваларга» дигән фикер була алмый. Табиб дәвалау ысулын тәкъдим итеп, ни өчен шулай эшләргә икәнен аңлата. Пациентка исә куркуга сабышмыйча, үз табибына ышанырга гына кала. Бары шул гына.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре