Без әле кая барабыз? Дөньяда ниләр бар? Бу сорауларга җавапны журналист, блогер Альберт Шакиров белән бергә эзлибез.
– Байден китеп, аның урынына Камала ханым Харрис калгач, Трампны инде хәзердән үк АКШның киләсе Президенты дип игълан итүчеләр бар. Шулай булып чыкса, Россия белән мөнәсәбәтләр чыннан да үзгәрәсенә ышанасыңмы?
– Теләсә кайсы илдә, сайлау җиттеме, тышкы дошман эзләү, аны сүгү, бөтен гаепне шуның өстенә өю гадәте бар. Шуңа күрә Россия ягына карап йодрык күрсәтүләре, без шулай итәбез, болай итәбез, дип такмаклау гаҗәп түгел. Мөнәсәбәтләрдә әллә ни үзгәреш булыр дип уйламыйм. Ике арада «перезагрузка»лар моңа кадәр дә булды, бер күтәрелеп, бер төшеп, дулкын рәвешендә барыр инде ул. Сәясәттә гаделлек һәм дөреслек эзләргә кирәкми. Теләсә кайсы ил үз икътисадын һәм мәнфәгатен өстен куя. АКШка ни кирәк: доллар яшәсен дә, алар теләгән бәядән нефть килеп торсын һәм сатылсын. Россия начармы, башка дәүләт белән ызгышамы, күпме халык үлә, нәрсә җимерелә – аларга барыбер. Безне сүккән булып, үзләре шул ук вакытта өстәл астында башкаларны типкәлиләр. Алар болай әйткән сүз ул әле шулай уйлыйлар дигән сүз түгел. Анда фәкать икътисад, акча һәм геополитика мөһим. Моны аклар өчен гуманистик кыйммәтләр, демократия, кеше хокуклары турында сөйләп алырга кирәк инде. Әмма акча булган җирдә бу төшенчәләр арткы планга күчә.
– Бу җәй, Россиядә башка проблема беткәндәй, никаб һәм хиҗапны тыю турында сөйләшү белән дә истә калды. Әледән-әле искә төшереп торалар. Моны мөселманнарны кысу дип бәяләүчеләр дә бар.
– Башта «Крокус»та булган фаҗига, аннары Дагыстанда булган вакыйгалардан соң калкып чыккан мәсьәлә инде бу. Шуннан соң шовинистлар һәм күпсанлы килде-китте телеграм-каналлар аша дингә карата фикерләр әйтелә башлады. Әле менә Казандагы бер мәчет имамының: «Кечкенә таяк белән хатыныңа суксаң ярый», – дигән сүзен чөеп алдылар. Имеш, хатыннарын төреп тә йөртәләр, әле кыйнасаң да була икән. Бер-берсенә ябыштырып баралар вакыйгаларны. Бер яктан, тешләп алу, икенче яктан, сенсация эзләү, мәгълүмати фон булдыру дип аңлыйм мин моны.
– Әле без кечкенә чакта комбайннар басуга чыкса, авыл шау-гөр килеп тора иде. Хәзер салада яшәүчеләр мондый вакыйгаларга битараф кебек. Әллә миңа гына шулай тоеламы?
– Элек хуҗалыкның бөтен эше шуңа корылган иде. Эш ничек барганын бөтен халык белеп тора: уңыш күпме чыга, кемнеке ватылган, кемнеке янган, иген юеш түгелме, чүбе күп чыгамы? Ындыр табаклары гөрләп тора, бала-чагасына кадәр шунда. Башта урып-җыю, аннары колхоз халыкка икмәк бирә. Кызыклары, йолалары күп иде. Хәзер районына карап. Кайдадыр бөртеклеләрне аз чәчәләр яки терлек азыгына өстенлек бирәләр. Бәясе дә шуның төсле генә бит инде. Менә урак өсте башланды дип әйтерлеге калмады. Күрми дә калабыз. Техникасы да башка, эшне бик тиз тоталар.
Игътибар кимү дигәндә, авыл халкы олыгая. Терлек асрау бик җиңел түгел. Аңа азык әзерлисе бар. Сатып алсаң, тагын акча кирәк. Элеккеге кебек, айлар буе печән яки башкасын әзерләү бетте. Дөрес, төрле программалар белән күпләп терлек асраучылар да бар. Әмма ул да һәр кешенең кулыннан килерлек эш түгел. Мал саны кими. Авылның яшәү рәвеше үзгәрә. Пенсиядән пенсиягә ит алалар, күп дигәндә бер бозау алып шуны үстереп суялар. Элеккеге кебек, каз-үрдәк йомырка басып утырганны, чеби чыкканы көтеп яшәү бетте. Ыгы-зыгысы да кимеде. Әмма без, авылча дигәч, теге чорны искә төшерәбез инде.
Фото: Татар-информ
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез