Бу яңалыкны Татарстанның чаңгы узышлары федерациясе президенты Илшат Фәрдиев игълан итте: «Өч тапкыр олимпия уеннары чемпионы, скиатлонда дөнья чемпионы, ике тапкыр дөнья Кубогы иясе, «Тур де Ски»ның күп көнлек чаңгы узышында ике тапкыр җиңүче, роликлы чаңгыда йөгерү буенча дөнья чемпионатында ике тапкыр җиңүче һәм көмеш призер, Россиянең атказанган спорт мастеры, спринтер ярышларында да, шулай ук дистанцион узышларда да уңыш яулаган Александр Большунов әлеге минуттан барлык ярышларда да Татарстан данын яклый башлый! Александр исемен еш кына «кешеләрне яклаучы», «сугышчы», «батыр» дип тәрҗемә итәләр. Алга, Большунов, Татарстан Синең белән!», – диде Илшат Фәрдиев.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез