“Татарстан Хөкүмәте исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сезне Космонавтика көне уңаеннан котлыйм, – диелгән котлауда. Әлеге көн гаять зур казанышлар һәм кешелекнең галәмне буйсындырудагы кыюлыгы символы булып тора. Бүген ил бөтен гомерен галәм киңлекләрен тикшерү һәм үзләштерүгә багышлаучыларны, илебезнең космонавтикасы традицияләрен саклаучы һәм ишәйтүчеләрне хөрмәтли.
Безнең казанышларыбыз елдан-ел әһәмиятлерәккә, ә мөмкинлекләребез – тагы да зуррак һәм өметлерәккә әйләнә. Тикшеренүчеләр һәм инженерлар көннең-көнендә илебез космонавтикасының халыкара проектлар өчен кирәклеген дәвам иттерү, галәм фәне, технологияләрен үстерүгә зур өлеш кертүе өчен эшли. Россия, узгандагы бөек җиңүләрне онытмыйча, үзенең алдына яңа офыклар ачып һәм яңа максатлар куеп, ышанычлы төстә алга атлый.
Әлеге бәйрәм көне бөек ачышларга, кыю хыяллар һәм яңа казанышларга рухландырсын! Барыгызга да нык сәламәтлек, уңышлар һәм галәмне буйсындыруда яңа үрләр телим!”
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез