Әлеге тулы метражлы нәфис фильм Италия һәм Россия кинофестивальләрендә танылу алды инде, хәзер аны Татарстан халкы да карый алачак. Фильм турында «Татар-Информ»да узган очрашуда сөйләштеләр.
«Муса Җәлилне озак өйрәндем. Документаль фильмнар төшерүче кеше буларак, фактларга хөрмәт белән карыйм. Бу миңа нәфис фильм белән документаль фильм арасындагы балансны сакларга ярдәм итә», – ди Радик Кудояров.
Аның сүзләренә караганда Җәлилчеләрне ачу җиңел булмаган.
«11 егетнең дә язмышын күз алдыннан үткәрергә, кайчак хәтта алар урынында булырга туры килде. Халыкка дөрес итеп тасвирлап бирү кирәк. Бу психологик яктан да, физик яктан да җиңел эш түгел. Әмма мин фильмны караучылар күп булыр, ул Муса Җәлилнең балаларына да ошар дип уйлыйм», - ди режиссер.
«Кара урман»да Муса Җәлил ролен Тинчурин театры артисты Зөлфәт Закиров башкара. Бу аның өчен хыял булган.
«Кечкенәдән үз туган көнемдә туган зур шәхесләрне уйнап карау теләге бар иде. Мин дә Муса Җәлил, Илһам Шакиров белән бер көндә дөньяга килгәнмен. Күңелдә йөрткән ниятемнең ничек үтәлгәнен сизми дә калдым, – ди Зөлфәт. – 2023 елда кастинг узарга бардым. Миңа режиссер Кормаш ролен бирде. Әмма төшерер вакыт җиткәч, Муса Җәлилне уйнарга тәкъдим итте. Мин ризалашканымны сизми дә калдым. Шулкадәр тиз булды ул. Өемә кайтып, хатыным белән сөйләшкәндә генә без нинди зур хыялның чынга ашканын аңладык. Фильмны 21 көн төшерделәр, мин 17 сендә катнаштым. Герой-шагыйрьне уйнау миңа көч бирде, бик күп ишекләрне ачты».
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез