Газетага язылу

Әлки районында картлар һәм инвалидлар интернат-йортын яңарталар

Әлки районының Юхмачы авылында картлар һәм инвалидлар интернат-йортын капиталь ремонтлау дәвам итә. Эшләр социаль учреждениеләрне яңарту буенча республика программасы кысаларында алып барыла, дип хәбәр итә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ».

Бинада азык-төлек блогын тулысынча тәртипкә китерәләр: бүлмәләрне бизәкләү, ишекләрне алыштыру, шулай ук инженерлык челтәрләрен яңарту каралган. Хәзерге вакытта төзүчеләр плитка һәм идән җәюне төгәлләп килә, электромонтаж эшләрен башкаралар һәм вентиляция системасын ремонтлыйлар. Объектның гомуми әзерлеге инде 60 проценттан артып киткән.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре