Әлмәттә «Каракүз» этно-модерн фестивале узачак

"Татар-информ" агентлыгында узган матбугат очрашуында Әлмәттә өч атна дәвамында узачак фестивальнең үзенчәлекләре турында сөйләделәр.

«Татнефть»нең хәйрия фонды директоры Ренат Мамин сүзләренә караганда, быел әлеге фестиваль халыкара дәрәҗәгә чыккан. Анда Үзбәкстаннан, Кыргызстаннан, Казакъстаннан, Төркиядән, Ираннан, Италиядән кунаклар килүе көтелә.

Һәр ял көне Әлмәттә фестиваль кысаларында төрле чаралар оештырылачак. Алар 14 мәйданчыкта эшлиячәк. Фестиваль кысаларында Россия һәм чит ил дизайнерлары коллекциясе белән танышырга, сынлы сәнгать фестивале шаһиты булырга мөмкин булачак.
Оештыручыларның сүзләренә караганда, фестиваль кысаларында шәһәр буйлап квест та оештырылачак. Анда җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылачак. Моннан тыш төрле остаханәләр, милли рухта ясалган бизәнү әйберләре күргәзмәләре, мастер-класслар эшләячәк.

«Каракүз» фестивалендә заманча хореография, театрлар фестивальләре, рәсем сәнгате буенча мастер-класслар, Россиянең популяр артистларының чыгышлары да көтелә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре