Газетага язылу

Алоэ дәвалый

Томау төшкәндә, борын тишегенә яңа сыгылган алоэ согы тамызалар.

Авырудан соң организмы хәлсезләнгән балаларга мондый катнашма булыша: ярты стакан алоэ согына 500 г төелгән әстерхан чикләвеге, 300 г бал һәм 3–4 лимон согы кушып болгаталар да, көненә 3 тапкыр, ашар алдыннан, 1әр чәй кашыгы эчертәләр.

Туберкулез булганда, 100 әр г атланмай, бал, какао порошогына 150 г алоэ согы кушып болгаталар да көненә 3 тапкыр 1 стакан кайнар сөткә 1 аш кашыгы салып эчәләр.

Тамак авыртканда, алоэ согын шулкадәр үк суга салып, тамакны чайкыйлар, аннары 1 чәй кашыгы сокны җылы сөткә кушып эчәләр. Теш сызлаганда, алоэ яфрагы куялар.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре