«Без бик җаваплы жюри рәисе белән эшләдек. Һәр сайлап алынган фильм турында ул бездән дәлилләр сорады», – дип белдерде «Алтын мөнбәр» XXI халыкара кинофестиваленең жюри әгъзалары ябылыш тантанасында. Ә быел жюрины Һиндстаннан килгән танылган тавыш режиссеры, «Миллионер из трущоб» фильмындагы хезмәте өчен «Оскар» премиясе иясе булган Ресул Пукутти җитәкләде.
«Монда халык бик ачык»
Фестивальгә нәтиҗәләр 9 сентябрьдә Камал театрының яңа бинасында ясалды. Биш көн эчендә жюри һәм тамашачы 22 илдән сайлап алынган 54 фильмны карады. Әлбәттә, чараны күзәтеп баручылар күңелендә дә, катнашучыларда да ниндидер хисләр, фикерләр барлыкка килгән, нәтиҗә ясап әйтер сүзләр дә бар.
Иран кинематографистлары Казан фестивалендә беренче елларыннан ук катнаша. Кино төшерүдә алар инде профессионал һәм үз иҗат ысуллары белән безгә дә үрнәк алырлык. Иран дәүләт телерадиокомпаниясе вәкиле Али Реза Шахрохи – фестивальнең даими кунагы. «Егерме беренче тапкыр оештырыла торган чарага нинди бәя бирер идегез, алга китеш, үсеш бармы?» – дип сорадык аннан. «Һәр башлангычка үсеш өчен вакыт кирәк, ул – әкренләп бара торган процесс. Казан кинофестивале хакында бүген «өлгереп җитте» дияргә мөмкин», – диде ул.
Сенегалдан килгән Бинет Сиссе белән дә сөйләштек. Ире режиссер Николас Совало Сиссе «Память мангового дерева» фильмы белән фестивальдә беренче тапкыр катнаша. Ә Бинет ханым үзе бездә өченче тапкыр икән. Казанга мөкиббән. «Монда халык бик ачык», – ди. Халыкара дәрәҗәдә оештырыла торган чараларның төп әһәмияте дә шунда: дөньяның төрле почмакларында яшәгән халык бер мәйданга җыелып, бер-берсен өйрәнә, үзе өчен ачыш ясый.
«Алтын мөнбәр» кинофестиваленең ябылу тантанасында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов та шуңа аерым басым ясап: «Фестиваль инде егерме беренче ел безне бер-беребезгә якынрак итә һәм мәрхәмәтлерәк булырга өнди. Бүгенге катлаулы заманда бу тагын да мөһим», – диде. Ул залда утыручыларны республика җитәкчелеге исеменнән сәламләде һәм Татарстан Рәисенең махсус бүләген дә тапшырды. Быел аңа Һиндстанның «История кукольного театра» фильмы (реж. – Суман Мукхопадхьяй) лаек булды.
Җиңүчеләр
«Россия – Ислам дөньясы» стратегик төркеменең махсус бүләгенә лаек булучыларны Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Рушан хәзрәт Аббясов игълан итте. Әлеге мәртәбәле бүләк «Все для раны» (Иран) һәм «Махтумкули Фирогий» (Үзбәкстан–Төрекмәнстан) фильмнарына бирелде. «Без гаилә кыйммәтләребезне, әхлагыбызны сакларга, рухи байлыгыбызны арттырырга тиеш. Фестиваль безгә әнә шул миссияне тормышка ашырырга булыша», – дип белдерде Рушан хәзрәт.
Быел да игътибар үзәгендә Иран фильмнары булды. «Иң яхшы документаль фильм» номинациясендә җиңүгә «Потерянный сезон» фильмы лаек дип табылды. «Иң яхшы кыска метражлы фильм» – «Без гражданства» нәфис фильмы. «Иң яхшы хатын-кыз роле» дә «Глаза Востока» фильмында уйнаган актрисага бирелде. «Иң яхшы режиссура» номинациясендә җиңүче булып шушы ук фильмның режиссеры Эбрагим Амини танылды. Жюриның NETRAC бүләге дә әлеге фильмга бирелде.
Конкурска кергән башка уңышлы хезмәтләр дә үз бәясен алмый калмады. «Тулы метражлы фильмда иң яхшы сценарий» Казахстан режиссеры Фәрхәт Шәрипов төшергән «Эвакуация» фильмында дип игълан ителде. «Иң яхшы анимацион фильм» – Россиядә эшләнгән «По ту сторону» мультфильмы. Ә «Иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә «Кара урман» нәфис фильмында герой-шагыйрь Муса Җәлил ролен башкарган Тинчурин театры артисты Зөлфәт Закиров җиңүче булды.
Үзеңнеке үзәктә
Башкалар өчен сөенсәк тә, безне, әлбәттә, күбрәк жюриның Татарстан фильмнарына биргән бәясе кызыксындыра. «Милли конкурс» номинациясендә катнашкан 14 фильмның яртысы төрле дәрәҗәдәге бүләкләргә лаек булды. Фестивальнең ачылыш фильмы да булган Александр Далматовның «Кырык дүртнең май аенда» кинокартинасына жюриның NETPAC махсус бүләген тапшырдылар. Ренат Сайга төшергән «Авантюристлар» фильмы «Тамашачы мәхәббәте» призына лаек булды. «Балалар өчен иң яхшы милли фильм» номинациясендә җиңүче дип «Туган батыр» анимацион фильмы табылды. Жюри аны бик сыйфатлы эшләнгән дип билгеләп үтте. Александр Далматов төшергән «Кеше китә – җыры кала» фильмы – «Иң яхшы кыска метражлы милли нәфис фильм» номинациясе җиңүчесе. «Иң яхшы милли фильм» номинациясендә җиңү «Әниләр һәм бәбиләр» фильмына бирелде (реж. – Ирек Хафизов). «Иң яхшы милли документаль фильм» дип «Русалка» фильмы (реж. – А. Баязитова) аталды. Ә режиссер Бай Хәйруллинның «Казан җөе» документаль фильмы Казан мэриясенең махсус бүләгенә лаек булды. Тантанада шулай ук дулкынландыргыч мизгелләрнең берсе – Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Равил Шәрәфиевкә «Татарстан кинематографиясе үсешенә зур өлеш керткән өчен» бүләген тапшыру булды.
Тәнкыйть кирәк
Бу урында Татарстан киносының үсешенә файда китерердәй кайбер фикерләрне дә өстәп куясы килә. Кинорежиссер Илдар Ягъфәровка сүз бирик. «Кинода дәрт ташып торырга, аның энергетикасы булырга тиеш. Бу бигрәк тә яшьләр өчен мөһим. Картинада артык акыллы һәм озак сөйләнгән монологлар аны күңелсез итә. Безгә заманча, кызыклы сюжетка корылган сыйфатлы фильмнар төшерергә кирәк», – диде ул. Аның үзенә «Авантюристлар» фильмы ошаган. Ул монтаж, тавыш ягыннан да югары дәрәҗәдә эшләнгән дип бәяли режиссер. Тагын бер теләге – татар киносында театраль уйнаудан качарга кирәк. «Киноның үз вазыйфалары бар. Актерлар белән эшләргә, аларны укытырга кирәк. Финанслау да башка булырга тиеш. 3–4 миллион сумга сыйфатлы кино төшереп булмый, бюджет 30 миллион сумнан да ким булмаска тиеш», – ди Илдар Ягъфәров.
Татарстаның халык, Россиянең атказанган артисты Рамил Төхфәтуллин кино сәнгате үсешендә тәнкыйть булырга тиеш дип саный. «Үзтәнкыйть булырга тиеш. Тик моның белән шул тармакны яхшы белгән профессионаллар шөгыльләнсен иде», – ди ул. Татар киносының төп асылы турында да уйлана танылган актер. «Бүген яшьләргә дә үрнәк булырдай каһарман кем ул? Әгәр тирәнрәк кереп китәбез икән, тарихка килеп терәләбез. Ә ул безнең бик катлаулы. Бүгенге көннән эзлибез икән, бу да зур сорау тудыра», – ди Рамил Төхфәтуллин. Үзе дә кабат кино тармагына кайтып, татарның бөек шәхесе хакында фильм төшерергә ниятли икән.
Быелгы фестивальдә Татарстан киносының сан ягыннан гына артмыйча, призлы урыннарга да лаек булуы татар зыялыларын да, гади тамашачыны да сөендерә. Ә сыйфатны үстерү өчен үрнәкләр «Алтын мөнбәр»дә җитәрлек булды. Тәҗрибәле режиссерлар белән очрашулар, мастер-класслар да оештырылды.
Быел төп бүләккә – «Иң яхшы тулы метражлы нәфис фильм» номинациясендә Черногория режиссеры Никола Вукчевичның «Оплот стойкости» фильмы лаек булды. Чынбарлыктагы вакыйгаларга нигезләнеп төшерелгән фильм тамашачыны аеруча тетрәндерде.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Туристлык һәм кунакчыллык» илкүләм проекты проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Фикер өстәү
Фикерегез