Чирмешән районының Әмир авылында яшәүчеләр җыелышкан да юл сала башлаган. Дөресрәге, башта авыл имамы Рафис Маслахов авыл җирлеге башлыгы Рәфкать Фәттаховка зиратка юл кирәк дип мөрәҗәгать итә. Авыл җирлеге башлыгы җитәкчеләр белән сөйләшә, Рафис хәзрәт эшкә тотына. Башта мәчеткә килгән сәдака акчаларына таш кайтарталар. Бераздан изге эшкә кушылырга теләүчеләр барлыкка килә.
– Безнең авылда зират коймасына кадәр асфальт салынган. Ә менә зиратның капкасына кадәрге юлга гел су җыела иде. Уйлаштык та, аны таштан түшәргә булдык. Эшкә тотынгач, җае чыкты. Кемдер таш алып кайтты, икенчеләр эше белән ярдәм итте, – ди Рафис хәзрәт. – Безнең зират бик заманча ул. Анда су да кергән, ут та бар. Кыш көне зират өенә кереп җылынып торабыз. Җәен суы булгач, кабер өсләрендәге чәчәкләргә дә сибәләр. Бер зур савыт куйдык. Шуна суны агызып куябыз. Ул җылынып тора. Суы бетсә, килгән кеше тутырып китә. Лейкасына кадәр бар.
Рафис хәзрәт юл салырга булышкан һәр кешегә рәхмәтен әйтә. Әле анда эшләнәсе эшләр күп икән. Читтә яшәүче, үзеннән өлеш кертергә теләгән “ВТ”ны укучы якташлары акча күчерсә, шат булырбыз ди ул. Булышырга теләүчеләр 89274484767 телефон номеры аша Рафис Маслахов исемендәге Ак Барс, Саклык банкы карталарына акча күчерә ала.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Фикер өстәү
Фикерегез