Ана капиталыннан өлеш кемгә тиеш?

Күчемсез милек белән эш итү, бигрәк тә ул ана капиталына бәйле булса, бик катлаулы. Тормыш барышында килеп чыккан вазгыять аңлашылып бетмәскә дә, законнарны да, кагыйдәләрне белеп бетермәскә дә мөмкин. Шул уңайдан укучыларыбыздан килгән кайбер сорауларга Росреестрның  Татарстан бүлеге белгечләре җавап бирде.

– Бер балабыз 18 яшьтән өлкәнрәк. Ана капиталыннан файдаланганда, ул милеккә булган өлештән баш тарта аламы?

– Ана капиталы ул гаиләгә бирелә. Шуңа күрә барлык балаларга да, шул исәптән балигъ булганнарына да бүленә. Ана капиталыннан балигъ булган бала да, ир яки хатын да баш тарта алмый.  Бу законда шулай каралган.  Шуңа күрә өлеш һәркемгә бүленергә тиеш. Ә аннан соң инде һәр кеше  нотариус аша аны  үз мәнфәгатендә куллана ала.

– Күчемсез милек әле никахлашмаган вакытта ук ана капиталына алынган иде.  Шуңа күрә өлешләргә бүленмәде. Әгәр хатын-кыз кияүгә чыкса, килешү төзегәндә аңа ана капиталыннан иренә өлеш чыгарырга туры киләчәкме?

– «Балалары булган гаиләләргә дәүләт ярдәме күрсәтүдә өстәмә чаралар турында»гы   256 нчы федераль закон нигезендә сертификат алган кеше һәм аның ире (хатыны) килешү төзегәндә ана капиталын кулланып алган торакны уртак милек итеп  рәсмиләштерергә һәм  иренә (хатынына),  балаларга да өлеш чыгарырга тиеш. Бу очракта сорау биргән  хатын-кызның ире дә  өлешкә ия булырга хокуклы.

 – Фатир никах белән яшәгән чорда ана капиталына алынган иде. Ипотека ябылганчы  аерылышырга туры килде.  Ипотека ябылганнан соң элеккеге иремә өлеш тиешме?  Әгәр тиеш булса, ул ничек итеп аннан баш тарта ала?

– Аерылышкан очракта нотариуска мөрәҗәгать итәргә кирәк. Чөнки элеккеге ирнең мондый милектәге өлешкә хокукы бар. Гамәлдәге закон нигезендә ирнең бу өлештән баш тартуы каралмаган. Шуны да әйтергә кирәк: аның бергә  яшәгән вакытта җыелган милектә дә үз өлеше бар.

2025 елда беренче балага ана капиталы 646 мең сумга, ә икенче  балага 854 мең сумга җитәргә мөмкин. Бу хакта Дәүләт Думасының Социаль сәясәт буенча комитет әгъзасы Екатерина Стенякина хәбәр итә.

Россиядә ана капиталы программасы 2007 елдан бирле гамәлдә.  Аерым алганда, аны торак шартларын яхшырту, балага белем бирү, инвалид балаларны тернәкләндерү  өчен файдаланырга яки ана кеше пенсиясенең тупланма өлешенә күчерергә мөмкин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре