Ана кеше ике баласын үтергән һәм үз-үзенә кул салган

Екатеринбургта хатын-кыз ике баласын үтергән һәм үз-үзенә кул салган

Полициягә хатын-кызның әнисе шалтыраткан һәм кызының элемтәгә чыкмавын сөйләгән. Фатирны ачканда полиция хезмәткәрләре караватта ике кечкенә бала гәүдәсен, шулай ук аларның 49 яшьлек әнисен тапкан.

Балаларның әнисе Екатеринбург хастаханәләренең берсендә табиб-узист булып эшләгән, психиатрия хисабында тормаган. Аның ире юк, балалар ЭКО методы белән табылган. Өлкән бала (9 яшь) өченче сыйныфка күчәсе булган, кече кыз (3 яшь) балалар бакчасына йөргән. Тикшерүчеләр булган хәлнең сәбәпләрен ачыклыйлар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре