«Мин исән»... Менә шушы ике сүз өчен җанымны фида кылырга әзер булып йөрим. Әтиең суыткычка календарь элеп куйды. Көннәрне сызып барабыз. Җиде көннән дә артык түзәр хәл калмый, әйтерсең, ниндидер башка дөньяга кереп китәбез, төштә кебек йөрибез. Сөйләшмибез дә... Бер хәбәр, бер сүз! Берсендә түзмәдем, үзем язып карадым. Ярамаганын беләм дә бит... Әллә ничә кисәттең инде. Үзем язмыйча язмагыз, дисең. Телефон зеңгелдәгән саен йөгереп барабыз, күрсәң иде. Туганнар, сыйныфташлар, авыл төркемнәреннән чыгып киттек инде. Анда килгән һәр хәбәрне синнәндер, дип көткән йөрәккә һәр шалтырау – сынау. Бер шалтыратуыңда җавап бирергә өлгермәдек бит. Әй үпкәләдең, ярсыдың шул вакытта. Ничек өстәлдә калгандыр ул телефон дигәннәре, хәтерләмим дә. Кулга беректе бит инде ул. Сабак булды безгә. Авыл Сабан туена төшмәгән өчен дә эләкте синнән. Сезнең тыныч тормыш өчен йөрим бит инде монда, дидең...
Исән-сау. Без көткән шушы кадерле сүзләр килеп төшүгә, тиз генә календарьга тамга куябыз да җир җимертеп эшләргә тотынабыз инде, улым! Бәйрәм көне диярсең, валлаһи. Дөньяның бөтен мәшәкате вак-төяк булып тоела хәзер. Яна яздык бит әле без. Чебиләргә дигән бәрәңгене пешерергә куеп чыгып киткән идем. Онытылган. Ишекне ачуга йөземә кап-кара төтен килеп бәрелде. Плитә өстендәге шкаф ишекләре каралып, түшәмнәргә кадәр менгән. Тиз генә кәстрүлне тотып урамга чыгарып аттым. «Әтиең нәрсә әйтер инде?» – дип борчылган идем, «Хәсрәтме соң бу?» – гына диде. Түшәмне алыштырдык инде, бүген-иртәгә шкафка яңа ишекләр алып килергә тиешләр. Әтиең димәктән... Сеңлеңнең улы бер көнне таш белән машинасына сызган. Бер генә сызык та түгел ичмасам, һәр ишеген тамгалаган. «Һай, улым, нишләдең?!» – дияргә тотынган идем, «Балага сүз әйтәсе булма», – гына диде. Хәсрәт түгел лә...
Үземне яшәтерлек кенә булган тормыш чаткысын ничә кешегә бүләргә кирәк. Бер көнне син дә: «Шулкадәр арыдым, әни», – дидең. Сине кызганып кычкырып елап җибәрәсем килде шул чакта. «Түз инде, улым...» Тагын нәрсә әйтим?! Мондагы яңалыкларны сөйләп, синең күңелеңне күтәрергә тырыштым. Туганнар, авыл кешеләре, күршеләр турында сөйләгәнне яратканыңны беләм сәнә. «Апаң биреп җибәргән доганы югалтмадыңмы, улым? Югалтма син аны. Әйе, бронежилет эчендә сакла...» Ә үзем төне буе йоклый алмадым. Иң куркыныч хәбәр килеп ирешер дә капкаларны киң ачып куясы булыр, дип күз алдыма китереп яттым. Болай уйларга ярамаганын аңлап, яңадан уйларымны яхшыга борырга тырышам. Әмма караңгы уйлар да көндәлек юлдашларым хәзер.
Бүген сөйләшкәндә бертуктаусыз снаряд шартлаган тавышлар ишетелеп торды. Аталар түгелме, улым? Трассада мин, зур машиналар чаба, дигән булдың. Мин, юләр, сиңа ышанам. Алдаганыңны аңласам да, алданасым, бар да яхшы, анда да тыныч икәненә ышанасым килә. Бер генә аең калып бара, улым. Исән-имин кайт инде, яме...
Әниең Суфия
Киров
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез