7 июль – Гаилә көне алдыннан Кремль яр буенда урнашкан “Сайлау ноктасы” мәгълүмат үзәгендә Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе белән ЗАГС идарәсенең уртак брифингы узды. Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев басым ясап әйткәнчә, Татарстанда Гаилә көне инде күптән иҗтимагый әһәмиятле вакыйгага әйләнде: ул сайлау культурасында да чагылыш тапкан үзкыйммәтләргә – ышаныч һәм җаваплылыкка бәйле.
– Татарстанда әйбәт традиция яшәп килә: сайлауга бөтен гаилә белән киләләр. Тавыш бирү генә түгел, бәлки киләчәкне сайлауда уртак катнашу да бу. Без әлеге традицияне саклыйбыз һәм дәвам иттерәбез, – дип билгеләп үтте Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.
Ул шулай ук 14 сентябрьдә узачак Бердәм тавыш бирү көненә әзерләнүнең барышы турында да сөйләп үтте. Бу көнне Татарстан Рәисен сайлау, Мәләкәс округы буенча Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлау, шулай 7,5 меңнән артыграк муниципаль депутатны сайлау узачак.
Соңгы мәгълүматларга караганда, кандидатларны тәкъдим итү дәвам итә. Республика Рәисен сайлауга сәяси партияләрдән 4 кандидат тәкъдим ителгән. Шуларның икесе – Руслан Йосыпов (ЛДПР) һәм Рөстәм Миңнеханов (“Бердәм Россия”) Үзәк сайлау комиссиясенә Татарстан Рәисен сайлауга кандидат сыйфатында тәкъдим итү өчен документлар тапшырган. Документлар кабул итү 11 июльдә 18.00 сәгатьтә төгәлләнә. Шуннан соң кандидатларны теркәү үткәрелә.
 7 июльгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда муниципаль сайлауга 451 кандидат тәкъдим ителгән. Шул исәптән үз-үзен тәкъдим итү тәртибендә –311, “Бердәм Россия” партиясеннән – 138, “Справедливая Россия – Партиоты – за правду” партиясеннән – 2 депутат.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез