Андрей Кондратьев: «Күзәтүчеләр - сайлауның законлы рәвештә узуы билгесе»

Татарстанда Россия Президентын сайлауда 16 меңнән артык күзәтүче эшли, шуларның 11 меңе - сәяси партияләр һәм кандидатлар вәкилләре. Бу хакта Бердәм мәгълүмат үзәгендә узган матбугат очрашуында Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе Рәисе Андрей Кондратьев әйтте.

Аның сүзләренчә, сайлау участокларында күзәтүчеләр зал тутырып утыра.

- Көн дәвамында алар сайлауларны бик яхшылап күзәтә. Миңа калса, Иҗтимагый күзәтү үзәге - ул сайлауның законлы рәвештә узуының нигезе, - диде Кондратьев.

Билгеле булганча, Россия Президентын сайлауда халыкара күзәтүчеләр дә катнаша.

- Алар белән аралаштым. «Бездә мондый нәрсәнең булганы юк» диләр. Сайлауда күзәтүчеләрнең катнашуы, чыннан да, тавыш бирүнең гаделлеген раслый, - диде Андрей Кондратьев.

Билгеле булганча, сайлау бюллетенендәге исемлектә 4 кандидат бар. Болар – гамәлдәге дәүләт җитәкчесе, үз-үзен тәкъдим иткән Владимир Путин, «Новые люди» партиясеннән Владислав Даванков, КПРФтан Николай Харитонов һәм ЛДПРдан Леонид Слуцкий.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре