«Россия Дәүләт Думасы депутатларын сайлауның өченче, йомгаклау һәм, бәлки, иң мөһим һәм җаваплы көне башланды. Бүген иртәнге сәгать 8дә Татарстандагы барлык 2742 сайлау участогы ачылды һәм үз эшен башлады.
Аларга башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерәм һәм тавыш бирүнең соңгы 11 сәгатендә уңышлар телим.
Исегезгә төшерәм: ике көн нәтиҗәләре буенча, Татарстанда Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда катнашучыларның килүе 57,8% тәшкил итте.
Сайлау участокларында өйдә тавыш бирү турында гаризалар кабул итү дәвам итә. Сәламәтлеге какшау, инвалидлыгы аркасында, ярдәмгә мохтаҗларга яки башка хөрмәтле сәбәпләр аркасында тавыш бирү участогына килә алмаган сайлаучылардан гаризалар бүген көндезге сәгать 14кә кадәр кабул ителә.
Россия Федерациясеннән читтә Дәүләт Думасы депутатларын сайлауны үткәрү өчен дөньяның 152 илендә сайлау участоклары оештырылды.
Татарстанның барлык участокларында да видеокүзәтү камералары эшли. Аларның эшендә өзеклекләр юк.
Бәйсез Дәүләтләр Берлеге (БДБ) миссиясеннән халыкара күзәтүчеләр бүген Биектау һәм Арча районнарында булачаклар, сайлау комиссияләре эше белән танышалар, сайлаучылар белән аралашалар.
Татарстанда сайлауларны оештыруга кагылышлы аларның эксперт бәяләмәсе белән сезне «Татмедиа» мәгълүмат үзәгендә узачак уртак матбугат конференциясендә таныштырырбыз. Аның кайчан булачагы турында өстәмә хәбәр итәрбез.
Мәгълүмати иминлек турында кыскача:
Республика сайлаучыларына мөрәҗәгать итәм: әгәр сездә тавыш бирү, тавыш бирү тәртибе, комиссия эше белән бәйле сораулар туса, бары тик тикшерелгән, рәсми мәгълүмат чыганакларын гына кулланыгыз.
Сайлау системасының барлык цифрлы мәгълүмат ресурслары эшли: Россия Үзәк сайлау комиссиясенең, Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең рәсми сайтлары, кайнар линия телефоннары. Оператив мәгълүматны без даими рәвештә социаль челтәрләребездә бастырып барабыз.
Сайлау участоклары кичке сәгать 20:00гә кадәр ачык. Тавыш бирү дәвам итә. Барыгызга да уңышлы көн телим!», – дип сөйләде Андрей Кондратьев.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез